|
Мәктәп - белем учагы. Ә учакка утын өстәп, карап, күзәтеп тормасаң, ул сүнә. Укучы күңеле дә нәкъ шулай. Ул да һәрвакыт игътибарга, кызыксындыруга, сәләтен үстерәгә мохтаҗ. Ә укытучы белән укучының теләк - омтылышлары туры килгәндә, бик күп уңышларга ирешергә була. Моңа мисал итеп Ренат Шәрипов исемендәге Сабай урта мәктәбе укучысы Энҗе Ихсанованы китерергә була.
Энҗе кечкенәдән үк тырышып укый, мәктәптәге, сыйныфтагы барлык чараларда актив катнаша. Үл үзенең белемгә омтылышын шул вакытта ук күрсәтә - 4 сыйныфта укыганда рус теле буенча район олимпиадасында икенче урынны ала.
Энҗе бик күп түгәрәкләргә йөри. Шуларның берсе—«Юл йөрү кагыйдәләре» түгәрәге, һәм шушы юнәлеш буенча районда үткәрелгән «Хәвефсез тәгәрмәч» конкурсында 2005, 2006, 2007 нче елларда призлы урыннар алуга иреште.
Мәктәптә нинди чара үткәрелмәсен—ул шуның уртасында. «Минем шәҗәрәм» конкурсы башлангач, алар сеңелесе Айназ белән дәртләнеп эшкә тотындылар. Һәм район буенча үткәрелгән конкурста дипломант булып кайттылар.
Курчак театрында уйнарга да вакыт таба, драма түгәрәгенең актив әгъзасы да ул, сәнгатьле уку конкурслары да аңардан башка үтми. Энҗе үзен һәръяклап та үстерергә тырыша. Ул математика, физика, биология, инглиз һәм татар теле, олимпиадаларында теләп катнаша, һәрвакыт диярлек призлы урыннарга лаек була. 2007-2008 уку елында районда берьлы ике фәннән—биология һәм татар теле олимпиадаларындада беренче урынны алып, республика олимпиадасында катнашты.
9 сыйныфта репспубликада татар теле буенча дүртенче урынны алу аны дәртләндереп җибәрде, 10 сыйныфта җиңеп, Казанга төбәкара олимпиадага чакыру алды. Монда да сынатмады ул, беренче урынны яулап кайтты.
Ләкин Энҗе гел укып кына утырмый, спортны бик ярата, аеруча волейбол ошый аңа. Мәктәп командасы составында район беренчелеге ярышларында катнаша.
Аның тагын бер сәләте бар: газета - журналларда шигырьләре, мәкаләләре басылып тора. Энҗенең беренче шигырьләре дүртенче сыйныфта укуыганда ук «Өмет» газетасы битләрендә дөнья күрде. «Өмет» газетасының махсус бүләгенә дә лаек булды ул.
Менә тагын уку елы башланды. Бу ел тагы да зуррак максатлар куя, күбрәк җаваплылык өсти. Хәзерге вакытта Энҗе олимпиадаларга әзерләнә. Бигрәк тәалда торган имтиханнар аның өчен бик мөһим. Үз юлыңны сайлап, куйган максатларга ирешү өчен күп көч түгәргә туры килер әле.
Энҗенең Президент стипендияте булганын белгәч, бөтен мәктәбебез белән шатландык. Хезмәтнең югары бәяләнүе башка укучыларны да яңа үрләр яуларга өндәр дип ышанабыз.
Р.Зөбәерова, директор урынбасары.
Мәкәлә өчен "Бүздәк яңалыклары" гәзитенә рәхмәтебезне җиткерәбез. (1 комментарий)
|