|
Өченче кышларга синсез керәбез…
Юксынудан ташкан куңелемнең әрнуен басарга
теләгәндәй, ак кагәзьгәкайнар күз яшьләрем тама…
Кадерлеләрдән-кадерле әбием
Кәусәрияең якты истәлегенәбагышлыйм.
Дөньяга Сине Ходай бик тәнамуслы итеп яраткан иде. Куңелеңдә нәфеснең, комсызлыкныңэзе дәюк. Барына шөкер кылып, кеше олешенә кызыкмый яши белдең.
Син шундый сокландыргыч матур гөмер юлы уттең: җиде балаңа гомер буләк итеп, яраткан ярыңа ин зур терәк булдың. Синдәй кешеләр бу доньяга бары тик гузәллек, яктылык алып килә торгандыр. Һәм син җир йөзенең иң матур бизәге, гузәллек алиһасе булдыңда.
Синдә булган тыйнаклык, кешелеклелелек, итагатьлелек, сабырлык сыйфатларына ия булган кешеләр бик аз арабызда. Синең кебекләргә олы йөрәкле, киң күнелле кеше диләр.
Әйе, Син нәкъ шундый идең! Кунелеңне беркемгәдә тарсынмадың. Нурлар ташып торган мәгънәле кузләр, алсу кояш иңгән йөзең, мәhабәт гәудәу зеңә шул тиклем килешә иде. Тыйнак кына чылтыратып көлуең колагымда бугендәй яңгырый сыман эле…
Һәрбер әйткән Синен сузләреңдә тирән мәгънә, шәфкать ята иде. Тормышның бөтен нечкәлекләрен тоеп, чама белеп яши белгән зирәк, акыллы кеше идең бит Син.
Соңгы сулышыңны алганда әйткән сузләреңнең тирән мәгънәсенә кабат-кабат төшенәм. «Бу доньяда яшисен яшәдем, узган тормышымнан канәгать булып, үкенмичә китәм» дидең. Күзләреңне мәнгелеккә йомганда да оныкларынның исемнәрен кабатладын. Аларны өзлеп яратуың шул тиклем ихлас булуына инанамын. Һәм ул хисләрнең уртак булуына куанамын.
Юк, куңел Сине бер генә көнгә дә, бер генә сәгатькә дә оныта алмый. Чөнки Син минем гөмеремнең чыганагы, тормыш урнәге һәм иң гузәл якын кешем!..
Ләйсән Йомаголова. Октябрь 2009
Сабай-Уфа Powered by AkoComment 2.0!
|