Башлангыч бит итәргә

 

 

 

 

 

 

Меню
Беренче бит
Яңалыклар
Татар авыллары
Авыл сайтлары
Тарих
Мәчетебез
Авыл хакимияте
Авылдашлар
Мәктәп
Фотокүргәзмә
Мәдәният
Кунак китабы
Әнгәмә / форум
Сайтка яңалык өстә!
Нигә, ничек?
Бушлай СМС җибәрү

Мегафон

МТС

Билайн 

Теркәлү / регистрация
Кулланучы / пользователь

Пароль

Мине истә калдырырга / запомнить меня
Пароль онытылган / забыли пароль?
Сез язылмагансыз / вы не зарегистрированы? Язылу / регистрация
Татар авыллары. Тукай

Зурайтыргамы? Тычкан белән бас!Үзе бер дәүләт булган татар авылы. Чуашстанның Комсомол районында Тукай дигән татар авылы бар. Авылның атамасы Тукай булса да, аның бөек шагыйрьгә бернинди дә катнашы юк. Авыл тарихчылары атаманы авылга нигез салган башка кешегә бәйле дип саныйлар. Тукай, Чуашстандагы мишәр авылларына хас булганча, шактый зурлардан санала. Һәм тормышын гасырлардан килгән гореф-гадәт, шәригатькә туры китереп яшәргә тырыша. Әмма, бу гореф-гадәтләр һәм шәригать белән яшәү бернинди кануннарны да бозмый. Электән үк татарның яшәү нигезе булып торган мәхәллә системасы бу авылда яшәп килә.

 

 

                                                           

Тукай авылы үз җирләрен мәхәлләгә теркәтә

 

Бу көннәрдә, Тукай авылында җир эшләрен рәсмиләштерү тәмамланып килә. Совет чорында халыктан тартып алынган һәм дәүләтнеке ителгән җирләр, Русиянең бүгенге кануннарына туры китереп, мәхәлләгә теркәлеп бетеп бара. Авылда хәзер инде колхоз ише нәрсәләр юк. Җир мәчет карамагына тапшырылды.

 

Үзбашлы һәм газетлы авыл

 

 Тукай авылында җирле идарә дә юк. Күршедәге Урмай авылында җирле үзидарә бар һәм Тукай авылы да аның карамагында. Әмма, авыл халкы үзе бер идарә оештырган. Мәчет каршында, Тукай авылының Иҗтимагый киңәшмәсе эшләп килә. Ул, Иҗтимагый киңәшмә дип аталса да, авылдагы күп кенә эшләрне алып бара. Мәчеткә элеккеге колхоз җирләрен теркәү дә, әлеге киңәшмә - мөтәвәллият эше. Моннан тыш, Иҗтимагый киңәшмә авыл газетын дә даими рәвештә нәшер итеп килә.

 

“Иман нуры” дип аталган әлеге газетка Гаязетдин Җамалетдинов мөхәррилек итә. Казанда нәшер ителүче “Мәдәни җомга” газетының тел галимнәре арасында шактый популяр булган “Туган тел” кушымтасында Тукай авылы газеты турында шактый язмалар да чыккан иде.

 

Моннан тыш, Тукай авылының интернетта үз сәхифәсе дә эшләп килә. Көн саен яңартыла торган сәхифә “Әссәләмегаләйем” дип ачыла. Монда авылның бөтен яңалыклары, тарихы, бүгенге тормышы тасвирлана.

 

Мәктәп бар - клуб юк

 

Тукай авылында урта мәктәп эшләп килә. Ә клуб авылда юк. Ләкин, авыл халкы моңа аптырамый да, әллә ни кирәксенми дә. Менә быел, Чуашстан Татар милли мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм Тукай авылы Иҗтимагый киңәшмәсе килешүе нәтиҗәсендә, мәктәптә татар фольклор түгәрәге эшләп китәчәк.

 

Моннын тыш, бу авыл балаларының 70-80% Коръәнне гарәпчәдән укый белә. Монысы да Иҗтимагый киңәшмә эшчәнлеге нәтиҗәсе. Авылда ике катлы мәдрәсә эшләп тора. Анда авыл балаларына даими рәвештә яшь имам Наил Ямалетдинов сабак бирә. Шул ук авыл оланнары өчен җәйге лагерьлар оештырыла.

 

Мәхәллә - тормыш таләбе

 

Шулай итеп, татар дөньясында беренче булып, Тукай авылы үз җирләрен мәчеткә - мәхәлләгә теркәтте. Гомумән, мәхәллә булып яшәү, дәүләт кануннарына каршы килмәү – электән үк татар өчен хас юнәлеш.

 

Мәхәллә системасы хакында Казандагы милли хәрәкәттә дә сөйләшүләр булгалый. Танылган галим Илдус Әмирхан мәхәллә системасының нигезнамәләрен дә эшләгән иде. Аны вакытында Милли Мәҗлес раслады да. Әмма хәзер Милли Мәҗлес җитәкчелегенә килгән радикал сәясәтчеләр, Илдус Әмирхан төзегән мәхәллә системасын, дәүләт бәйсезлеге кирәк дип, кире кактылар. Илдус Әмирхан сүзләренә караганда, Милли Мәҗлеснең яңа җитәкчелеге, татарның традицион системасын, мәңге тормышка ашмас хыял дип бәяләгән.

 

Тукай авылында Илдус Әмирханны да, Милли Мәҗлесне дә, аның “качкын хөкүмәт” әгъзаларын да белмиләр, ишеткәннәре дә юк. Ә тормыш итәр өчен, татар-мөселман булып калыр өчен, үз көннәрен үзләре күрергә тырышалар. Дәүләт кануннарына да каршы килмиләр, традицион мөселман әхлагын да үз итәләр, хәлдән килгәнчә, зыялы нәсел вәкиле Илдус Әмирхан сурәтләгән мәхәллә системасын торгызып яталар.

 

Авы бихисап бай тормыш кичерә. Мәсәлән Тукайда шушы көннәрдә авыл капкасы ачылды. Танылган галим һәм милли хәрәкәт идеологы Илдус Әмирахан, әлеге капканы “иман капкасы, моның фәлсәфәсе бик тирән” дип аңлатты.

 

Тукай авылы хакында бүген татар матбугатында да, Чуашстан газетларында да, интернеттагы сәхифәләрдә еш язалар. Islamrt.ru сәхифәсенең күптән түгел генә, Чуашстанда “татар мәхәллә феномены” дип язып чыгуы, шушы Тукай авылына бәйле инде. Язарлык һәм гыйбрәтләнерлек хәлләр булып ята Тукай авылында.

 

 Менә, татар дөньясына Тукай үзенең тагын бер яңалыгы белән үрнәк күрсәтте: зур итеп, тантаналы рәвештә тукайлылар авыл капкасын ачтылар. Авылдагы эшмәкәр һәм иҗтимагый киңәшмә әгъзасы Рәфис Айсин “Азатлык” ка болай аңлатты: “Элек безнең авылга борыла торган юл өстендә Тукай дигән бер кечкенә генә язу да юк иде. Башта авылдагы иҗтимагый киңәшмә шуны хәл итте. Аннары менә авыл капкасына тотындык”.

 

Казан газетлары Тукайга мәдхия укый

 

"Ватаным Татарстан газеты да Тукайдагы чара хакында болай дип язды:Аякларына нык басып тора, киләчәккә өмет белән карый тукайлылар. Мондый күркәм авыл капкасы булдырулары да шуның бер мисалы. Үз авылының исемен дөрес, матур итеп язуның да бер үрнәге бу вакыйга. Югыйсә, Башкортстандагы татар авылларының исемнәрен тегеләй-болай үзгәртәләр, дип матбугатта күпме шау-шу булды. Хәер, үзебезнең Татарстанда да кайбер авыл исемнәрен берничә төрле язу очраклары күзәтелә. Менә болай авыл капкасы ясап авыл исемеңне мәңгеләштерәсең икән, ялгышу-хаталарга урын калмый. Кыскасы, халык үз авылының исеме ничек язылуга, аны кайда язуларына битараф булмаска тиеш.

 

Казанда нәшер ителә торган халыкчан һәм популяр матбага- "Безнең гәҗит" баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, Тукайда булганна соң, болай дип язып чыкты:"Басу капкасын ачу тантанасына кайттым бит. 280 мең сумга төшереп авылга керү-чыгу юлында махсус стелла-авыл символы урнаштырылган."

 

“Нинди тамга, нинди һәйкәл?! Бүгенге кризис чорында”, дияр кемдер. Монда алай уйламыйлар. Сүз башындагы гореф-гадәтләргә тугры калып яшиләр. Басу капкасы элек-электән изге саналган. Туры сукмаклардан түгел, урау булса да читкә киткәндә басу капкасыннан чыкканнар. Шунда утырып дога кылганнар, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, Аллаһыга рәхмәт укып, капка төбендә тагын догага кул күтәрелгән...”

 

“Ирек мәйданы” газетына биргән әңгәмәсендә, Тукай авылы Иҗтимагый киңәшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров бу уңайдан болай дип белдерде: “Авыл капкасы электән үк гадәти күренеш. Һәр өйнең үз ишеге, капкасы, ихатасы булган кебек, авылның да чикләре билгеләнергә тиеш. Авыл капкасы татарларда гына сакланды. Хәзер Тукайга кунакка килүчеләрне ул ерактан ук каршы алачак.”

 

Ватан кайдан башлана?

 

Тукай авылы капкасын ачу тантанасына, авыл халкыннан тыш, кунаклар да шактый килгән иде. Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Чуашстан казые Сәедзадә хәзрәт Гыймаев, Тукай авылы урнашкан Комсомол районы башлыгы Геннадий Волков, Казан журналистлары һәм көтелгән кунак, Казандагы “Әмирхания” рухи-мәгърифәтчелек вакыфы рәисе Илдус Әмирхан…

 

Тантанага төсмерне Геннадий Волков бирде. Ул, Ватан ниндидер иксез-чиксез, абстракт әйбер түгел ул, Ватан ул авыл капкаларыннан башлана, дип сөйләде. Аның бу сүзен башка чыгыш ясаучылар да җөпләп алды. Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов: “Капкасыз йорт турында аның яныннан үтүчеләр, биредә булдыксыз хуҗа яши, дип китә. Гаиләдә аңлашу булганда гына, капкага чират җитә”, диде.

 

 Иман капкасы

 

Авыл капкасы төшенчәсе татарлар яшәгән күп җирләрдә онытылып барганда, Тукай зурлап капка төзеде. Кайберәләр, аны гади стелла итеп күрсә дә, тукайлылар сүзенә краганда, бу чит-ят халык арасында үз җиреңне, үз мәдәниятеңненң чикләрен билгеләп кую. Бу капканы Тукай иҗтымагый үзәге, матур бер билге итеп кенә ясамаган. Капка алты баганадан гыйбәрәт, бу алты баган иманнынң алты шартын аңлата.

 

Алар өстендә торган алты лалә чәчәге исламның биш шартын сурәтли. Ә инде, капканы ай “очлап куя” – монысы төрки-татарлык символы. Моннан тыш, иң югарыга, капканың бер ягына гарәпчә “Аллаһ”, икенче ягына “Мөхәммәд” дип язылган. Капканың авылга керә торган ягына Нух пәйгамбәр догасы уеп язылган. Ни дисәң дә, танылган җәмәгать эшлеклесе,язучы Фәүзия Бәйрәмова язганча, татарлар Нух Пәйгамбәр нәселеннән бит. Капканың икенче ягында исә, матур итеп, ана телендә “Хәерле юл” дип уелган. Әлеге капканың тагын бер үзенчәлеге, ул да булса, авылга кереш ягында “Тукай” дип татарча, кирилл хәрефләрендә язу (урысча авыл исеме Токаево), икенче ягына латин хәрефләре белән “TUKAI” дип зур итеп язып куелган.

Зурайтрга, фотога бас!

 

Әлеге капканың шундый тирән символизмнар белән бирелүен, танылган галим һәм хәзерге чордагы татар мәхәлләсе концепцияләрен төзүче мәгърифәтче Илдус Әмирхан “Иман капкасы” дип атады. Моннан тыш, Илдус әфәнде тантанада чыгыш ясап, әлбәттә тәүдә авылдагы мәхәллә тормышы белән танышкач, Тукайны Русия кануннарына нигезләнеп, мәхәллә булып яшәүнең үрнәге дип атады.

 

Тантана алдыннан, капка янында корбан да чалынды. Авыл иҗтимагый киңәшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров, җыелган халыкка, бу урында гөнаһлы гамәлләр кылуның ярамаганлыгын. ә бәлки, туйларда, башка тантаналарда фотоларга төшәрлек бер урын булуын аңлатты. Соңыннан, “Иман капкасы” баганалары арасына басып, кунаклар фотога төштеләр.

 

Тантана моның белән генә тәмамланмады. Авыл мәктәбендә, авыл иҗтимагый киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге чарага рәсми җитәкчеләр дә, тирә яктагы башка татар авыллары вәкилләре дә чакырылган иде. Әлбәттә, җыелышта авыл аксакалларыдилбегәне тотты”.

 

Әлеге чараларда катнашкан һәм үзе дә бик дәртләнеп, Тукайны башка татар авылларына да, бигрәк тә Татарстандагыларга өйрәнәсе иде дип чыгыш ясаган танылган журналист Илфат Фәйзархманов, соңрак үз басмасында болай нәтиҗә ясады: “Бу авылга тагын барырга кайчан насыйп итәр икән дип, очрашу мизгелләрен көтеп яшим. Әлегә шуны гына әйтәм: биредә чын мәгънәсендә Ислам социализмын булдырганнар".

 

räfis cämdixan

http://www.azatliq.org sәхифәsеннән алынды

 

Р.S. Тукай авылы интернет sәхифәsенә юллама iskesabai.ru sәхифәsенең "авыл сайтлары" бүлекчәсендә күрсәтелгән.

комментарий
бик матурлар
Отправил Гость on 2009-11-21 20:46:32
:? :roll
Отправил Гость on 2009-11-21 21:03:15
Тукай авылындагы хирле идерене юк итучелернен берсе ике хазрет арасына баскан 8)

Имя:Гость
Заголовок:
BBCode:Web AddressEmail AddressBold TextItalic TextUnderlined TextQuoteCodeOpen ListList ItemClose List
Комментарий:



Powered by AkoComment 2.0!

әлеге вакытта
Сайтта кунаклар 5,
On-line кулланучылар:
фотокүргәзмәдә
статистика
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780

Тататрча интернет кибет. Их яхшы җырлар, клиплар, иң яхшы китапларны, өйдән чыкмыча гына сатып ал! Тычкан белән сүрәткә бас!

Berence on-line tatar-rus-tatar suzlege

Бөтен татар матбугаты сайты

Рәсәй Федерациясе Оборона министырлыгының Бөек ватан сугышында югалтулары турында магълүмәт җирлеге (информацион базасы). Сүрәткә бас!

Буздәк яңалыклары

Б?тендонъя татар серверы




Сайт деревни Сабай Республики Башкортостан
© 2007 Иске Сабай авылы.
 


РЕКОМЕНДУЕТСЯ
роскошные цветы