Башлангыч бит итәргә

 

 

 

 

 

 

Меню
Беренче бит
Яңалыклар
Татар авыллары
Авыл сайтлары
Тарих
Мәчетебез
Авыл хакимияте
Авылдашлар
Мәктәп
Фотокүргәзмә
Мәдәният
Кунак китабы
Әнгәмә / форум
Сайтка яңалык өстә!
Нигә, ничек?
Бушлай СМС җибәрү

Мегафон

МТС

Билайн 

Теркәлү / регистрация
Кулланучы / пользователь

Пароль

Мине истә калдырырга / запомнить меня
Пароль онытылган / забыли пароль?
Сез язылмагансыз / вы не зарегистрированы? Язылу / регистрация
Авылдашлар. Миннеәхмәт Тимерҗан улы Гафаров

мәкәләне ачарга, фотога бас!

Тормышының авыр сынаулары аша үтеп, сугыш газапларын күргән, күп югалтулар кичергән, һаман да көчле рухлы булаып кала белгән, күпләргә үрнәк булырлык матур гөмер юлы үткән кешеләр һәрберебезнең күңелендә соклану хисләре уята. Сүз Иске Шыгайлы Миннеәхмәт Тимерҗан улы Гафаров турында.

 

 

 

Белешмә: Тулы исеме: Миннеәхмәт Тимерҗан улы Гафаров.

 Туган көне: 8 апрель, 1927 ел.

 Гаилә хәле: хәләле Кәусәрия, балалары Альтаф, Гузәлия, Рида, Әниф, Нурсилә, Нур, Зинфир.

 Алган бүләкләре: Сугышта курсәткән батырлыклары өчен I дәрәжә Бөек Ватан сугышы ордены, «Японнарны жингәне өчен» медале, Жуков медале, «Бөек Ватан сугышында жингәне өчен» медальләре.

 

 Буздәк районы Иске Шыгай авылында яшәуче хезмәт hәм cугыш ветераны Миннеәхмәт Гафаров авыр тормыш сынауларына ирешмичә сокландыргыч тормыш юлы утә.

 

 Бер пуля аркасында аяксыз кала

 

 … Гадәттәгечә пулеметын иңбашына аскан рядовой содат Гафаров, лейтенант Попов хәм радист белән, чираттагы патрульга ашыга. Аларның шулай патрульдан патрульга йөреп, туган илләренен чиген саклауларына да 5 ел вакыт утеп киткән.

 

 1944 елда армия сафларына алынган 17-18 яшьлек бер төркем егетләрне пушкалар, пулеметлар төялгән поездга утыртып, Байкал аръягындагы Монголия далаларына китереп бушаттылар да, япон сугышына озаттылар. Аркаларына сугыш кораллары, башка кирәк-ярак аскан солдатлар Порт-Артурга юл тотты. Чит-ят жирләр, караңгы тайгалар, чулләр аша утеп, япа-ялангач коры далаларда төн кунып, бер ай буена жәяуләп бардылар алар. Ниләр генә курмәде икән балалыктан чыгарга да олгермәгән усмер егетләр?!

 

 Иң авыры – Кытай республикасының Хинган тавы аша чыгу булды алар өчен. Хәтта бер ротаның солдатлары, сусауга чыдый алмыйча, юлда очраган бер коедан эчәргә яраксыз су эчеп, улеп бетәләр. Эссе кояш астында янып-пешеп, янгырда чыланып, Порт-Артурга көч-хәл белән килеп житкән солдатларга туган ил чиген японнардан саклау йокләтелә.

 

 … Билгеләнгән урынга барып житәргә аз гына кала. Лейтенант белән радист алданрак атлый, әпулеметын кулбашына аскан солдат Гафаров бераз арттарак кала. Котмәгәндәякында гына кочле ату тавышы янгырый… Берни анларга олгермәгән яшь солдат яшен тизлегендә жиргә ява. Сул  аягындагы көчле авырту бар тәненә тарала. Куз ачып йомган арада пуля чәлтер сояген ярып керә.

 

 Яралы солдатны медсанбатка алып китәләр hәм ашыгыч операция ясыйлар. Сугыш яланында күпне куреп ойрәнгән батыр егет операцияне жинел уткәрә. Озак та утмәс, ярам тозәлер дә, берничәкөннән аягыма басып, яңадан иптәшләрем янында йөгереп йөрермен әле, дип, hич тә икеләнмичә уйлый ул. Тик… Аның хәле узе уйлаганча ук яхшы булмый шул. Ашыгыч ясалган операция уңышлы булмый. Аякның ярасы төзәлми, гангрена башлана. «Аягыңны кисмичә, гөмереңне саклап калып булмаячак», - диләр табиблар. «Юк, юк, минем аяксыз каласым, япь-яшь килеш гарип буласым килми! Ничек яшәрмен аяксыз? Минем дәбашка егетләр кебек атта чабасым килер, урманнарга барасым килер. Юк! Кисмәгез аягымны!» - дип өзгәләнә егет. Ләкин башка чара юк. Барысы да инде хәл ителгән. Сул аякның тездән астарак өлешен кисргә туры килә.

 

Бер-бер артлы әллә ничә авыр операцияләр кичерә. Берничә ай госпитальдә дәваланганнан соң. Бөтен уй-хыяллары челпәрәмә килгән 21 яшьлек егет, кукрәк тулы орден-медальләрен тагып, протез (ясалма) аяк киеп, туган якларына кайтып төшә.

 

 Кайтуына әниесе үлгән, ач-ялангач туганнары үзләре генә торып калган

 

 Сугыштан соң ятимсерәп, шыксызланып калган авыл каршы алды аны. Үсмер чагында йөгереп кенә менгән Таштау башына ул зур авырлык белән генә кутәрелде. Ясалма аягына hич кенә дә өйрәнә алмый. Әнисе, туганнары ни әйтер? Сөйгән кызы гарипсең дип, баш тартмасмы? Авылына якынлашкан саен авыр уйлары куңеленә тынгы бирмәде. Сагындырган икән туган яклары. Ул тау башыннан авылына карап торган килеш, анда уткән 17 ел гөмерең кабат исенә тошерде…

 

 … Сабыр  hәм утә дә тыйнак, чибәр Зәрәбикә белән эшкә унган, яхшы холыклы Тимержанның гаиләсендә алты баланын иң беренчесе булып дөньяга килгән Миннеәхмәт бик иртә төрле эшкә өйрәнеп, тырыш булып усә. Әнисеннән куреп бик матур итеп җырларга яратса, оста аучы булган этисенә ияреп, аучылыкка ойрәнеп, оста итеп атта йорергә ойрәнә ул. Тирә - якта яхшы нәселләрдән дип исәпләнгән Гафаровларның тату, матур гаиләсенең бөтен бәхетең каhәрле сугыш жимерә. 1941 елда ук әтесен фронтка алалар. Донья йөген тарту знисе белән Миннеәхмәтнең икесенә кала. Шуна курәдә  ул бары тик  4 кенәсыйныф белем алып кала ала. Колхозда тимерче булып эшләп, туганнарын караша. Тик беркөнне аяз көнне кук кукрәгәндәй, йөрәкләрне әрнетеп, 1942 этисенең фронтта hәлак булуы турында хәбәре килеп төшә. 1944 елда 17 яшьлек яшүсмер егетнең үзен дә армия сафларына алалар.  һәм менә ул, утны-суны кичеп, ничә елдан соң исән-имин туган туфрагының жирендә басып тора.

 

 Тизрәк өйләренә, энисең hәм туганнарың курергә ашыкты ул. Туган йортына якынлашкан саен, йорәге ярсыбрак типте. Менә аның туган йорты, таныш капкалар… Тик нигәдер өйдә нур калмаган, ул бик тә искергән, жиргә чугебрәк тора шикелле. Туганнарыныңда чыр-чу килеп уйнаган тавышы ишетелми… Ни өчендер берәу дә аны каршы алмый… Йорәгендәге сагыну хисе ташып торган солдат капкадан утте. Ярлылык исе сенгән шыр-ялангач өйдә 3 туганы елашып утыра. Алар абыйларын куреп, шатлыкларыннан анын муенына сарылып, кочаклашып курешкәннән соң, Миннеәхмәт як-ягына каранып:

- Әнием кайда, ник куренми? – дип сорады туганы Вазыйхтан.

 Вазыйх кузләрендәге яшьләрен сөртәөртә:

 - Әниебез көне-төне ачлы-туклы килеш басуда печән чапты. Беркөнне кояшта янып, талчыгып кайтып, аяктан егылды да. Башкача тора алмады. Без хәзер коры ятимнәрбез, әниебез дәбезне ташлап китте, - диде елый-елый.

 - Ә кече туганнарыбыз нигә куренми, кайда алар?

 Елавыннан туктап та тормаган Асма сеңлесе кече туганнары хакында ишеткәч, тагын да ярсыбрак елый башлады.

 - Аларны балалар йортына алып киттеләр, - дип сузгә кушылды Мисбах энесе. Ойдә авыр тынлык урнашты. Монда бер-беренңе юату урынсыз иде.

 

 Улем янәшәсендә генә йоргәндәдә куркып калмаган кыю йорәкле Миннеәхмәт тешләрен кысып түзде. Туганнары алдында ничек тә җебеп тошәргә ярамый иде аңа. Ул бит аларның бердәнбер олы абыйлары. Юк, ничек тә бирешмәскә, яшәргә кирәк!

 

 Гөмер буена гарип карап яшисем килми!

 

 Әти-әниләреннән калган доньяны тергезеп бергәләшеп шулай яши башлыйлар туганнар. Миннеәхмәт колхозга каравылчы булып эшкә керә. Купләр аны кызганса да, бер аяклы гына килеш ничек дөнья котмәкче була икән бу, дип көлучеләр дә очрый. Сугыштан аяксыз кайтуын белеп, сойгән кызы да аңардан баш тарта. «Гөмерем буена гарип карап яшисем, тормыш йөген берүзем тартасым килми минем», - ди ул кулын сорап барган егеткә.

 

 Тик Миннеәхмәт төшеп калган егетләрдән булмый шул. Куп тә утми, ишетеп тә, куреп тә белмәгән курше авыл кызы Кәусәрияне соратып, хатынлыкка алып та кайта ул. 1950 елнын март аенда алар кулга-кул тотынышып, гаилә корып яши башлыйлар. Тыйнак, сабыр холыклы, мөлаем, эшкә уңган жингиләрен Миннеәхмәтнең туганнары да бик яратып кабул итәләр. Әниләре улгәннән соң шыксызланып калган өйгә нур кайта, жылы икмәк исе чыга башлый, озакламый балалар йортында тәрбияләнгән Асия белән Әсхатне дә алар ял көннәренә булса да өйләренә алыр кайта башлыйлар. Әкренләп шулай тарала башлаган дөнья янә тугәрәкләнә.

 

 Җитеш, матур тормыш коруа бар көчен сала.

 

Сугышта бер аягын югалткан солдатка уз язмышын курыкмыйча ышанып тапшыра Кәусәрия. «Миннеәхмәтнең аягы юклыгын килен булып килгәч кенә белсәм дә, беркайчан укенмәдем. Чөнки ул миңа гөмерем буена бер генә авыр, ямьсез сүз әйтмәде, уңганлыгы, тәртипле булуы белән куңелемне яулады да куйды», - дип әйтә ул тормышлары белән кызыксынучыларга.  Һәм ялгышмый да, чөнки алар 58 ел матур, урнәкле гаилә булып яшиләр. 4 ул, 3 кыз бала үстереп, яхшы тәрбия бирәләр. Миннеәхмәт «мин инвалидмын» дип бер генә көн дә өйдә эшсез утырмый. Унбер ел колхозда каравылчы булып эшли, фермада сарык карый, 7 ел урман саклаучы, озак еллар дәвамында тимерче булып эшли.

 

 Үз куллары белән өйләр сала, мунча, абзарлар төзи. Курше авылларда гына тугел, хатта күрше районнарда да «оста балтачы» дигән даны тарала аның. «Без бервакытта да бернәрсәгә дә мохтаҗ булып усмәдек. Тормышыбыз җитеш, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды. Өебездә тавыш-гауга, сүгенү сузләрен беркайчан да ишетмәдек», - ди аның балалары, әтиләре белән ихлас горурланып.

 

 Аллага шөкер, 82 яшендә булса да, әле дә егетләр кебек төз гәудәле, чибәр, җитез hәм уңган булып калган кеше ул безнең картәтиебез Миннеәхмәт Тимерҗан улы. Ничә карасаң да нәрсәдер эшли, эле бер баласына өй тозешә, әле икенчесенә җырлый-җырлый мунчасын сала, сугым суя. Берүк күзләр генәтимәсен узенә! Кече улы hәм аныңгаиләсе белән төп йортта озак еллар бергәтату, матур гөмер кичерә алар. Һәм әлбәттә без hәрвакыт кадерле hәм хөрмәтле кешебез яшәгән, нәнәебез рухын саклаган бу йортка ашыгабыз.

 

 Сүз ахырында

 

Кызганычка каршы, ике ел элек безне кайгыларга салып, картәтиебезне ялгызын калдырып, безнең өзелеп яраткан нәнәебез Кәусәрия генә бу якты дөньядан китеп барды. Бик авыр кичердек без бу кайгыны, бигрәк тә картәтиебез. Пар аккошлар кебек, ничә еллар сокландыргыч парлар булып яшәгән кешеләр иде бит алар. Картәтиебезнең бүген дә эле кузләреннән яшьләре кипкәне юк. Ул бик тә моңсуланып, боегып калды. Нәнәебезне исенә төшермәгән, аны сөйләмәгән көне, сәгате юк. Каберен бармый калган көне дә бик сирәк аның. Әнә быел да карлар эреп бетәр-бетмәс зиратка сукмак салган, чәчәкләр илткән. Авыр сугыштан соң күрешеп-йөрешеп тә тормый танышып - кавышкан, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, матур, тату пар булып, hәр эшне киңәшләшеп эшләп, беркайчан да сүзгә килешмичә ничә еллар буена гөмер кичергән яраткан кадерле кешесенә бик тә рәхмәтле hәм тугры булып кала сабыр hәм изге йөрәкле картәтием.

 

Ләйсән Йомагулова, Сабай –Уфа. 2009 ел.

комментарий

Имя:Гость
Заголовок:
BBCode:Web AddressEmail AddressBold TextItalic TextUnderlined TextQuoteCodeOpen ListList ItemClose List
Комментарий:



Powered by AkoComment 2.0!

әлеге вакытта
Сайтта кунаклар 5,
On-line кулланучылар:
фотокүргәзмәдә
статистика
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780

Тататрча интернет кибет. Их яхшы җырлар, клиплар, иң яхшы китапларны, өйдән чыкмыча гына сатып ал! Тычкан белән сүрәткә бас!

Berence on-line tatar-rus-tatar suzlege

Бөтен татар матбугаты сайты

Рәсәй Федерациясе Оборона министырлыгының Бөек ватан сугышында югалтулары турында магълүмәт җирлеге (информацион базасы). Сүрәткә бас!

Буздәк яңалыклары

Б?тендонъя татар серверы




Сайт деревни Сабай Республики Башкортостан
© 2007 Иске Сабай авылы.
 


РЕКОМЕНДУЕТСЯ
Аппликаторы маркировочное оборудование для торговых точек этикет-пистолеты
Рыбацкий сайт
печать на пленке для