Башлангыч бит итәргә

 

 

 

 

 

 

Меню
Беренче бит
Яңалыклар
Татар авыллары
Авыл сайтлары
Тарих
Мәчетебез
Авыл хакимияте
Авылдашлар
Мәктәп
Фотокүргәзмә
Мәдәният
Кунак китабы
Әнгәмә / форум
Сайтка яңалык өстә!
Нигә, ничек?
Бушлай СМС җибәрү

Мегафон

МТС

Билайн 

Теркәлү / регистрация
Кулланучы / пользователь

Пароль

Мине истә калдырырга / запомнить меня
Пароль онытылган / забыли пароль?
Сез язылмагансыз / вы не зарегистрированы? Язылу / регистрация
Тугай авылында мәктәп ачылды

 

Мәктәп ачу тантанасы. Зурайтырга, тычканга бас!17 сентябрь көне Тугай авылы халкы өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Нәкъ шул көнне  капиталь ремонттан соң мәктәпне ачу тантанасы булып үтте. Анда Башкортстан Президенты М.Г.Рәхимов та катнашты. Тугайлыларга яңа мәктәп белән беррәттән үзәк урамда 1,7 километр озынлыкта   асфальт юл  бүләк ителде.

 

 

Тугай мәктәбенең 1902 елда салынган элекке ике катлы агач бинасы  авария хәлендә иде. Агымдагы елның июнендә республика җитәкчелеге ярдәмендә  биредә капиталь ремонт эшләре башланды. Июль башында  Тугай авылында эшләр барышы белән танышканда Мортаза Гобәйдуллович авылның төзеклеге  күбесенчә  урам юлын асфальтлауга бәйле, дип билгеләде. Шул рәвешле, Президент күрсәтмәсе белән, авылны төзекләндерү буенча да зур эш башкарылды. Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе хезмәтчәннәре Сабай - Тугай юлын тәртипкә китерделәр һәм урамга асфальт түшәү эшен  кыска вакытта   уңышлы башкардылар. Хәзер укучылар, шәһәрдәге кебек, мәктәпкә асфальт юлдан йөриячәкләр, ә авыл халкы елның теләсә кайсы вакытында шәхси транспортта  теләгән  урынга  чыгып китү мөмкинлеге өчен Президентка ихлас рәхмәт белдерә.

  

  

 Мәктәпне ачу тантанасына авылның олысы да, кечесе дә  килгән иде,  башка авыллардан да кунаклар күп булды. Мәктәп алдында Мортаза Гобәйдулловичны беренче класс укучылары  каршы алды.  Алар республика башлыгына  күпереп пешкән икмәк  тапшырдылар. Балаларны җитәкләгән Президент мәктәп ихатасына узды. Мәктәп укучылары хөрмәтле кунакларны дәртле башкорт биюе белән сәламләде.

 

Тантаналы митингны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Хаҗиев тугайлылар Мортаза Гобәйдулловичның шәхси ярдәме белән искиткеч матур бүләккә ия булдылыр, дип билгеләде. Авыл халкына даими ярдәм күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә ихлас рәхмәт белдерде ул.

  

 Үзенең чыгышында БР мәгариф министры З. Аллаяров агымдагы елда республикада барлыгы кырыкка якын мәгариф объекты сафка кертеләчәк, дип  билгеләде. Тоташ  Русия буенча 190 мәктәп файдалануга тапшырылачак. Илнең һәр бишенче яңа мәктәбе Башкортстанда ачыла, димәк.  Дөнья икътисади кризисы республика җитәкчелегенеңсоциаль планнарын тормышка ашыруга комачаулый алмады.

  

 Хезмәт ветераны Минфия Аетова һәм Рәмзия Габбасова мәктәпне саклап  кына калмыйча, искиткеч матур яңа бина төзегән, авылны социаль төзекләндергән өчен авыл халкының, балаларның һәм ата-аналарның рәхмәтен белдерделәр.

  

 «Тормыш» агрофирмасы җитәкчесе Ф.Корбангалиев, мәктәп директоры А.Шәриповка символик ачкыч тапшырып,  Президент  ярдәмендә төзүчеләрнең - эш, ә балаларның  чын белем сарае белән тәэмин ителүен ассызыклады.

  

 Тугай авылы халкын мәктәп ачылу белән котлап, Президент моның авыл өчен искиткеч зур вакыйга булуын билгеләде:

 - Өч ай эчендә  авария хәлендәге мәктәп бинасы чын сарайга  әйләнер, дип кем уйлаган. Башкортстанда мәгариф системасында зур игътибар бирелә һәм мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту  үзгәрешсез өстенлек  булып тора, дип ассызыклады Мортаза Гобәйдуллович.  - Безнең төбәк кризисны Русия Федерациясенең башка субъектларына караганда җиңелрәк үткәрә, - диде Президент. - Кем эшли, шул яхшы яши.  Бигрәк тә авыл җирендә лаеклы яшәү өчен барлык шартлар тудырыла.

  

Ал тасма киселгәч, хөрмәтле кунаклар   уку классларын, җиһазларны карап чыктылар.  Эчке бизәлештәгигиена  таләпләренәтуры килгән заманча  материаллар кулланылган. Мәктәптә  су белән тәэмин итү, канализация, җылыту һәм вентиляция системалары, шулай ук янгын сүндерүсистемасы корылган. Мәктәп территориясен төзекләндерү буенча да зур эш башкарылган. Мәктәп кенә түгел, ашханә, балалар яшәячәк интернат та үзгәртеп корылган.  Юлларга асфальт түшәлгән, тротуарга  таш җәелгән, газон эшләнгән һәм наратлар утыртылган.

  

 Агымдагы уку елында биредє 45 бала белем ала, шуларныњ 16 сы күрше Яңа Сабай авылыннан йөреп укый. Ремонт эшләре нигездә республика бюджетыннан финансланган. Республика казнасыннан 13 миллион сумнан күбрәк, район бюджетыннан 2 миллион сумнан артыграк акча бүленгән. БР Хөкүмәте күрсәтмәсе белән мәктәп өчен җиһазлар сатып алуга республика бюджетыннан 3559 мең сум акча күчерелгән.

  

 Авыл халкы белән әңгәмәләшкәндә Президент мәктәбе барның  киләчәге якты, дип ассызыклады. Тугайда балалар күбрәк туса, бу мәктәпкә  янкорма да өстәләчәк. Хезмәт ветераннары Т.Арсланов, Р.Насретдинов һәм башкалар республикада  аеруча авылны арытаба үстерүбуенча уйланылган  социаль  сәясәт алып барган өчен Президентка ихлас рәхмәт белдерделәр.

  

 

Эш сәфәре барышында  Мортаза Гобєйдуллович   «Пищепром» ябык акционерлар җәмгыяте филиалында - Бүздәк консерва комбинатында да булды. Әлеге вакытта биредә кондитер изделиеләре, атап әйткәндә, мармелад һәм «Кош сөте»  кәнфите  чыгару өчен җиһазлар монтажлана. Заводта производствоны диверсификацияләү предприятие продукциясенә ихтыяҗның сезонлы  булуы белән аңлатыла.   Мондый өзеклекнең тәэсирен киметү максатында һәм производствоны туктатмас өчен,  кондитер изделиеләре җитештерүне оештырырга карар ителгән.  Предприятие тарафыннан үткәрелгән маркетинг тикшерүләре бу продукциягә ихтыяҗның даими булуын күрсәткән. 

 

  

Линия сәгатенә200 килограмм әзер продукция җитештерә алачак. Берничә көннән биредә җиһазларны монтажлау эше тәмамланачак, әаннары яңа производствода  төзелеш-декорация эшләре башланачак.  Ярты елдан инде кондитер изделиеләре җитештерүлиниясе проект куәтенәчыгачак.

  

 Гомумән,  заводта эшләр яхшы бара. Комбинат продукциясе республикадан читтәдә, атап әйткәндә, Казахстанда һәм Ырынбург өлкәсендә дә сатыла. Предприятие барлык федераль сәүдәчелтәрләре белән эшли. Бу гаҗәп түгел, чөнки әлеге завод продукциясе  озак еллар дәвамында  сыйфат белән кулай бәя  дәрәҗәсен төшерми.

 

Д.ХӘЛИМОВ.

 

iskesabai.ru sәхифәsе мәкәлә өчен “Бүздәк яңалыклары” гәзитенә рәхмәтен белдерә.

комментарий
Чем меньше знают о тебе тем - СУКА жить
Отправил Гость on 2009-10-08 21:19:55
:grin
Чем меньше знают о тебе тем - СУКА жить
Отправил Гость on 2009-10-08 21:19:56
:grin

Имя:Гость
Заголовок:
BBCode:Web AddressEmail AddressBold TextItalic TextUnderlined TextQuoteCodeOpen ListList ItemClose List
Комментарий:



Powered by AkoComment 2.0!

әлеге вакытта
Сайтта кунаклар 5,
On-line кулланучылар:
фотокүргәзмәдә
статистика
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780

Тататрча интернет кибет. Их яхшы җырлар, клиплар, иң яхшы китапларны, өйдән чыкмыча гына сатып ал! Тычкан белән сүрәткә бас!

Berence on-line tatar-rus-tatar suzlege

Бөтен татар матбугаты сайты

Рәсәй Федерациясе Оборона министырлыгының Бөек ватан сугышында югалтулары турында магълүмәт җирлеге (информацион базасы). Сүрәткә бас!

Буздәк яңалыклары

Б?тендонъя татар серверы




Сайт деревни Сабай Республики Башкортостан
© 2007 Иске Сабай авылы.
 


РЕКОМЕНДУЕТСЯ
Продажа сверла по металлу.
Купальник - фото - купальники больших размеров интернет магазин.