Башлангыч бит итәргә

 

 

 

 

 

 

Меню
Беренче бит
Яңалыклар
Татар авыллары
Авыл сайтлары
Тарих
Мәчетебез
Авыл хакимияте
Авылдашлар
Мәктәп
Фотокүргәзмә
Мәдәният
Кунак китабы
Әнгәмә / форум
Сайтка яңалык өстә!
Нигә, ничек?
Бушлай СМС җибәрү

Мегафон

МТС

Билайн 

Теркәлү / регистрация
Кулланучы / пользователь

Пароль

Мине истә калдырырга / запомнить меня
Пароль онытылган / забыли пароль?
Сез язылмагансыз / вы не зарегистрированы? Язылу / регистрация
Татар авыллары. Татар Сайманы

Татар Сайманы авылыТольятти шәһәреннән 200 чакырым ераклыкта урынлашкан Татар Сайманы авылы, АвтоВАЗ башкаласыннан кечелеге белән генә аерылып тора. Бу авыл - автозавод, тик ул байлар һәм дәүләтнең акча кертүесез килеп чыккан. Татар Саймананының тормышы өч хәрефтән тора, ул УАЗ, ГАЗ, ВАЗ, ЗиЛ да, МАЗ да түгел, ул ТЫП. Дөресерәге тып-тып, яки дрындүл. Шундый атамыш белән җирле халык, хәр ихатада булган, үз куллары белән ясалган автомашинаны атый.

 

 

 

"Известия” гәзите хәбәрчесе Татар Сайманы авылы уңышларын күреп, Рәсәйнең дә зур автопромы җитәкчеләренә бу авылдан үрнәк алырга була икән нәтиҗәгә килгән.

 

"Ашарга сормый, кигәвен таламы"

 

 Улян, Пенза, Самар һәм Сарытау өлкәләре чикләрендә, инде Алдын Урда заманнарыннан “интернационал” хөкем сөрә. Татар, урыс, чуаш, мордва авыллары шахмат тактасындагы сыннар сыман буталып беткән һәм Татар Сайманы бу уенда бер дә пешка сыны түгел. Кечкенә елганың икенче ягыннан бу авылга Чуаш Сайманы карап тора, кызыгып карый. Алар бит тып-тыпларның яхшы якларын күрәләр.

 

 Үзенең исемен тып-тып аңарда кулланылган ике тактлы, тыпылдап эшли торган мотор аркасында алган. Тып-тып, ул ук дрындүл Татар Сайманында һәр ихатада да бар. Тып-тып брендының яше Тольятти автозаводы белән бер тирә, донъда иктисад-финанс яктан хәлләр мөшхелләнсә, “дрындүлмоторс”ларның саны арта башлый.

 

 - Хәмзә Шакир улы Думбалов, - дип әйтә легендар исемне авыл советы башлыгы Усман Магдеев. Думбалов фамилиясе бу авылга Америкага Форд фамилиясе кебек – Хәмзә абзый беренче булып искергән колхоз техникасыннан тып-тып төзеде – ди Усман Магдеев, - шуннан Кәшаф Тимаев, фронтовик, шофер, Мәскәүдән Берлинга кәдәр бөтен юлларны белгән кеше. Бүгенге көндә авылда 200 дән артык дрындүл бар. Без ут сүндерүче машинаны да үзебез ясадык, -ди авыл башлыгы.

 

Тып-тып хәрәкәтен башлаган бабайлар инде күптән гүрдә. Аларның берсе дә хыялый – алтынкуллар булмаган, алар барысыда үзләренең тормышлары, хуҗалыклары турында борчылучы гаилә башлыклары булган. Иске тимердән хуҗалыкка ярдәмче төзү уе аларның шук башларына 60 елларда, Хрущевның колхозчыларга ат тотарга рөхсәте беткәч килә. Ә авылда ул вакытта атсыз, Мәскәүдә метросыз кебек бит ул.

 

 - Бүтән авылларда да шундый уйга килмәүләре сәер, - дип аптырый Scania дип язылган тып-тып хуҗасы Назыйф Яфясов. - Дрындүл бит аттан очсызырак, ашарга сормый, кигәвен аны таламый. Ат хакы 30 мең сумнан артып китә.  Ә инде тып-тыпны безнең атат-бабаларыбыз бушка җыйган, ул вакытта колхоз эшли иде, искергән техника тулып ятадырые.  Бүгенге көндә дә, кулланылган запчасларны да сатып алырга кирәк вакытта, ат хакы түгел, тып-тыпның хакы 10-15 меңнән артып китми.  Миңа күптән инде 17 мең сумга сатарга тәкдим итәләр, минем “Рено Логан” да бар, тик мин барыбер сатмыйм. 17 меңне друндүлне хуҗалыкта кулланып мин бер ел эчендә саклап калам.

 

 - Рам белән арткы тәгәрмәчләр-арбалы УАЗ машинасыннан, алгылары культиватордан, кабинасы ДТ-75 тракторыннан, капот, крыло, утыргычлар үзем ясаган ә инде моторы – 8 ат көчлек У-2 дип аталган армиядә кулланылган электр генераторыныкы, - дип аңлата Назыйф абзый.

 - Ничә ат көче?!

 - Аз дип уйлыйсыңмы әллә?

 - Бәй бу бит велосипед кына!

 Назыйф абзый ачуланды да, басуга барып кайтырга тәкдим итте. Бер тонна салам төяп, сәгатенә 50 чакырым тизлекне алды аның дрындүле. Мин үземнең ялгышлыгымны аңладым, тик соң иде инде, берәрсенең тып-тыпын сүксәң, гафү итмәслек рәнҗетү була ул.

 

 "Гаишник – кеше дусы"

 

 Миндә әтием яклап карт-картәтиемне һәм әнием яклап карт-каринәемне беренче ихатада ук төсмерләделәр.

 - Татарсыңмы? – дип сорды топ-топ-менеджер Рафаил Сәлихов.

 - Кайчандыр булган инде...

 - Баребер сизелә. Авыз сызыгың синең туры, татарча - урысларда һәм яһүдләрдә ул кәкере. “Дрындүл” сүзен дә дөрес әйтәсең, безнеңчә, дип, Рафаил абзый гараж капкасын киң итеп ачып җибәрде. Гараж эчендә өр яңа, авылда иң матур тып-тып тора (алай гына түгел, аның исемедә бар - “Позитифф”). Кабина белән моторы “Запорожец”тан, рам белән кузовы үзе ясаган, арткы тәгәрмәчләр ГАЗиктан, алдагылары гади арбадан.

- Ул “Запроржец”ны мин мең сумга Волгорад өлкәсеннән алып кайттым. Искене алып киткән өчен хуҗасы миңа рәхмәт тә әйтте әле, ди Рафаил абзый.

 -  Моторында 40ат көче, 4 тонна сөйрәй ала. Шулай ук бернәрсәсе дә ватылмый, чөнки машина бит ул хатын - кыз кебек, сөйгән кулны ярата, тик чак кына кыйбатыракка төште, бер 20 мең тирәсенә.

 - Мин гөмүмән аңламыйм, ничек инде ул заводта алар шундый хакка машина җитештерәләр?! Менә бездә барлык яшләр диярлек автоВАЗда эшли. Хәзер, кризизс башлангач, күбесе кайта башлады. Мин аларага да шул соруны биреп карадым, тик алар сиңа сантыйга караган кебек карйлар да көләләр, бер ни җавап бирә алмыйлар.

 

 - Анда аларга логистика җитмидер, - дип сүз кыстыра Рафаил абыйның Уляннан кунакка кайткан кызы.

 - Ансы шулай инде, - ди, мах бирмәскә әтие.

  

 Салиховларның күршеләре Мөнир Кемаеваның инде күптән башында, Рәсәйнең генә түгел, донъяның автопромын шартлатырлык бизнес - уй йөри.

 - Дәүләт күләмендә иске машиналарны сүтеп тарату ысулын куллансаң, ничек яхшы булыр иде. Шундый дәүләти “конструктор”, иске машинаны китереп бирәсең, кирәк яракларын сүтеп, сатып тараталар, акчаның бер өлешен сиңа кайтаралар. Шулай булса, һәр авыл ихатасында үзенең тып-тыбы булыр иде.

 - Ә ГАИлар?

 - Ә нәрсә ГАИлар? Алар безгә тими. Ярар, басу, авыл арасы юлларында йөрегез, тик зур юлга гына чыкмагыз, диләр. Шулай да, 80 елларда милиция бер тапкыр “облава” ясаган иде, тып-тыпларны җыеп, сүтеп металлоломга җибәргән иделәр. Тик ул үзебез ясаганга түгел, алар безне урланган запчаслардан машиналарыгызны ясайсыз дип гәепләделәр. Анысы шулай иде дә инде. Тик хәзер бит икенче вакытлар, безнең тып-тыпларны алсалар без бит тавыш куптарабыз, алар бит аны аңлый. Ә дрындүлнең фара белән повортниклары булса, аны ГАИда теркәп тә була әле. Ана, Ибраһим Юсупов, Мәскәүгә дә барала, аның машинасы тәртип буенча, документлары да бар.

 

Мөнир абзыйның үзендә, 60 нчы еллар тәртибе буенча төзелгән, классик дрындүл тора. Рама белән арткы тәгәрмәчләре – ГАЗ, алгылары – культиватроныкы, моторы шул ук У-2 яки Т-16 тракторыныкы. Чын дрындүлнең иң мөһим аермасы, маторының күренеп торуы. Мондый хәлнең үзенә күрә матур икәнен үзең күргәч кенә аңлыйсың. Андый машиналарның үзенчә нечкә мөләемлыгы бар.

  

Хокук юллары билгесез...

 

Мәсәлән, авыл халкыннан ничек мәчеткә барырга дип сорасаң, сезгә: “Совет урамында, өченче чокырдан соң, кояш ягында” дип җавап кайтарчаклар, чөнки бөтен Татар Сайманын берничә чокыр ерып үтә, ә авылның урамнары көнчегыштан көнбатышка сузылган, шуңа күрә кояш авыл урамнары өстеннән буйлап үтә һәм тик урамның сул ягында урынлашкан йортларның урам тәрәзләренә төшә. Шушы тәбигать тәртибе менә инде 400 елдан артык, авылның килеп чыгуыннан бирле үзгәрми-нитми хөкем сөрә. Кеше тормышы тәртибенә килгәндә, авыл советы башлыгы Усман Магдеевка ул тәртипләр яшәгән сает акылга сыймаслык сәер булып тоела.

  

Менә ул чираттагыча русча сүгенеп, телефон трубкасын куя. Район үзәгеннән тагын шалтыраттылар, прокуратура авыл советы казнасына салган 10 мең сум штраф турында тагын да искә төшерделәр. Шушы көнгә кәдәр Усман абзый бу хәлне ялгышлык дип өметләнгән иде, ә менә юк шул, пеләш шалкан-чыгар да сал!

 

 - Болай килеп чыкты бу, - дип тешен шыгырдата Магдеев. - Башта алар безгә үләт базы төзегез – дип, предписание чыгардылар.

 - Колхоз таралды бит инде, пычагыма безгә ул үләт базы кирәк мени?! – дигән идек, алар - “ул сезнең карамакта, төзекләндермәсәгез, штраф салабыз” дип җавапладылар. Район хәкимияте киңәше буенча мөрәҗәгать иткән юрфирма әйтүенчә, үләт базы безнеке түгел, һәм аны төзекләндерүгә акча бүлү, казна акчасын ялгыш куллану булачак. Ә прокуратура безгә барыбер штраф салды! Шуннан соң без ул үләт базын баребер төзекләдердек инде, һәм менә хәзер көтеп утырабыз, казна акчасын дөрес кулланмаганга безгә кем штраф салыр икән дип.

 Шундый “юкны бушка аудару” эшләре Магдеевның байтак эш  вакытын ала. Аның җаваплылыгы астына 3 мең кеше яшәгән 5 авыл, ә борчылу һәм кагәзе - әйтерсең дә ул зур завод директоры эшен башкара.

 

Районда, кризистан соң ни, кризиска кәдәр ни эш юк. Берер җирдә эш килеп чыкса, аның эш хакы 4 меңнән артмый. Шулай да Татар Саманында ярлыны күрмәссең, барсыда шәхси хуҗалык белән яши, ә итне инде күптән “язу” буенча саталар.

- Берәрсе зур малын суйса, бөтен авылга хәбәр сала, ди тагын бер тып-тып хуҗасы Галия Таирова. Ит сатучыга бер уннап кеше языла да, киласы 150 сумнан итне алалар. Алучыга-базарда очсызырак, сатучыга “перекупщик”ка биргәннән кыйммәтерәк.

 

Кайчандыр Сайманда “Кызыл юл” исемле колхоз гөрләгән. Аның таралуында акыллы татарлар дәүләтне түгел ә үзләренең председателләрен сүгә һәм мәсәләгә авылдашлары Хәмбел Шафеевны китерә. Колхоз таралгач ул уңышлы фермер хуҗалыгын башлап җибәрә, - кризистан да аңа пычагым булмады, ди авылдашлары. Мәскәүне алар очсыз бразилия итен керткәнгә генә сүгәләр. "Тагын итне сатып ала башласалар, бер нинди колхоз кирәкмәс иде, - дип кызып китә галия апа Таирова.- Мал саны артыр иде, тәртип булыр иде, йортлар тагы бер катка күтәреләр иде”.

 - Тып-тыплар бетәр идеме??

 - Юк! Тып-тыпларсыз булмычак!

 

Усман абзыйның иске “семеркасына” утырп авыл урамнарыннан АвтоВАЗ дан кайткан кешеләрне эзләп гизәбез. Крылоларына кагәзь ябыштырлган, салоннан машинаның түбәсе җыртылып беткән “ачык яра”лар белән капланган. Беренче булып юлда Шамиль“Шестеркин” кинның йорты тора. Тик ул өйдә булмады, бәхет эзләп Мәскәүгә киткән булып чыкты.

 - Яшләр бозылды, җиргә ябышып ятмылар хәзер, - дип уфылдый Усман абзый. – 90 еллар башыннан мәктәп бетерүчеләрдә авылда ике кеше калды.

 - АвтоВАЗ дан икенче кыскартылган эшче үзенең фамилиясен әйтергә ризалашмады, - кире кайтргы өметем бар әле,- ди.

 - АвтоВАЗ да Саймадагыча эшләсәләр, күптән инде иң яхшы машиналар чыгарыр идек. Менә без, завод белән идарә итәргә өйрнергә чит илдәге заводларга барып кайттык. Ничек техналогия чылбырын төзергә, ничек эшчеләр арасында дөрес психология үстерегә өйрәттеләр, болар барысы да безнең Сайманда бар бит, дип, әчеләнә егет.

 

 Әнгәмәне ишектән “Егет, ә син кем әле?! Шикләнәбез, син чё то, журналистка ошамагансың!” дигән ачулы тавшы өзде.Мин килгәч, авылда “Мәскәүдән киллгәннәр, Сайманнар дәүләт машиналарын сатып алмаганга  яңа облава әзерлиләр” дигән сүз чыккан икән. Бу сүзләрдән соң Усман абзый да миңа шикләне карап алды.

 

Мин уй белән үземнең татар бабаларыма эндәштем... Ярдәмнәре тиде, ышандылар.

 

 Дмитрий Соколов-Митрич

“Известия” гәзитеннән, кыскартылып, тәрҗемә итеп басылды.

комментарий
Юнытсу
Отправил Гость on 2009-10-07 19:55:21
Ния, Сабайда да бар андый трактор, оске урамда. Тулке тып-тып тугел э "Юнытсу"

Имя:Гость
Заголовок:
BBCode:Web AddressEmail AddressBold TextItalic TextUnderlined TextQuoteCodeOpen ListList ItemClose List
Комментарий:



Powered by AkoComment 2.0!

әлеге вакытта
Сайтта кунаклар 5,
On-line кулланучылар:
фотокүргәзмәдә
статистика
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780

Тататрча интернет кибет. Их яхшы җырлар, клиплар, иң яхшы китапларны, өйдән чыкмыча гына сатып ал! Тычкан белән сүрәткә бас!

Berence on-line tatar-rus-tatar suzlege

Бөтен татар матбугаты сайты

Рәсәй Федерациясе Оборона министырлыгының Бөек ватан сугышында югалтулары турында магълүмәт җирлеге (информацион базасы). Сүрәткә бас!

Буздәк яңалыклары

Б?тендонъя татар серверы




Сайт деревни Сабай Республики Башкортостан
© 2007 Иске Сабай авылы.
 


РЕКОМЕНДУЕТСЯ
туники интернет магазин
Air Filter 101FL1092 3P
Бесплатная отправка СМС абоненту Киевстар Украина.