|
Авылда мәктәп юк икән, аның киләчәге дә булмаячак, авыл юкка чыгачак, дип кабатлаудан туктамый Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов. Шуңа да, илнеңбашка төбәкләреннән аермалы буларак, Башкортстанда ел саен бик күп яңа мәктәп, балалар бакчалары файдалануга тапшырыла. Тугай мәктәбе шушы көннәрдә бу исемлекне тулыландырачак. Әлеге мәктәп бинасына июль башында нигез салынган иде. Эш сәфәре барышында биредә булып киткән республика Президенты М. Рәхимов объектны файдалануга тапшыруны контрольдә тотты. Тулы булмаган ике ай эчендә бина калкып та чыкты.
Мәктәп кәшәһәр халкы да кызыгырлык. Нибары 35х12 метр зурлыкта гына булса да, биредә балаларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар тудырылган, белем нигезләрен үзләштерү өчен, алар алдынгы технологияләрдән файдаланачаклар. Ул гына да түгел – һәр класста су булачак, бина газ ягулыгында эшләүче мини котельный ярдәмендә җылытылачак. Бизәкләү эшләре Ауропа стандарты буенча башкарылган. Мәктәптә китапханәдән тыш барлык кирәкле спорт җиһазлары белән тренажер залы да булачак. Ышаныгыз, һәркем мондый мәктәптә укырга теләр иде. Компьютерлар Интернет системасына тоташтырылган, 50ләп телеканал тапшыруларын карау өчен, ике юлдаш антеннасы урнаштырылган.
Мәктәп директоры Азат Шәрипов сүзләренә караганда, биредә 45 укучы, шул исәптән Яңа Шыгай авылыннан 16 кыз һәм малай белем алачак. Соңгылары интернатта яшәячәкләр, заманча кухня корылмалары белән җиһазландырылган ашханә эшләячәк. Билгеле, укучыларның барысы да кайнар аш белән тәэмин ителәчәк.
Мәктәп территориясен төзеклєндерү өчен, бик күп эш башкарылган. Бизәкле матур коймалар, спорт мәйданчыгы, утыртылган дистәләрчәчыршы, асфальт түшәлгән юллар шунда ук игътибарны җәлеп итә.

Эш моның белән генә дә бетми. Район хакимияте башлыгы урынбасары Вәлиәхмәт Шәвәлиев сүзләренә караганда, смета бәясе 20 миллион сум тәшкил иткән әлеге мәктәпне төзү чикләрендә Тугай авылының ике чакрымга якын озынлыктагы үзәк урамына асфальт түшәү дә каралган икән.


Дистәләрчә кеше, бик күп төрле машина катнашлыгында кызу темпларда барган эш барышында биредә «Тормыш» агрофирмасы җитәкчесе Ф. Корбангалиевны очраттык. Төзелеш эшләрен тизләтү өчен, күп тырышлык салды ул. Фәнүз Фаязов улы эшне төгәлләүдә турыдан-туры үзе дә катнаша.
Шушы көннәрдә бу мәктәп укучыларны, укытучыларны кабул итәчәк. Тугай авылында бу вакыйга онытылмас бәйрәмгә әйләнәчәк.
Р. СӘЛИМОВ.
Рәсемнәрдә: мәктәпне ачу алдыннан соңгы әзерлек эшләре бара.
Т.ТАРАСОВА фотолары. |
Отправил Гость on 2009-09-04 23:03:30 | Отправил Гость on 2009-09-15 11:50:21 Да-а-а, бик матур , молодцы!!!! Только анлап бетмадем, яна шыгайда нинди балалар бар икан сон. Мин узем Хазиманнан, но Яна Шыуайдагы балалар турында беренче ишетам. анда бер ир гена тора бугай. | ошипка Отправил L`dar on 2009-09-15 21:10:18 очипятка. Алланың "Амин" сүзенә эләксен... | Отправил Гость on 2009-09-25 07:37:29 Яна Сабайдандыр ул балалар |
Powered by AkoComment 2.0!
|