Башлангыч бит итәргә

 

 

 

 

 

 

Меню
Беренче бит
Яңалыклар
Татар авыллары
Авыл сайтлары
Тарих
Мәчетебез
Авыл хакимияте
Авылдашлар
Мәктәп
Фотокүргәзмә
Мәдәният
Кунак китабы
Әнгәмә / форум
Сайтка яңалык өстә!
Нигә, ничек?
Бушлай СМС җибәрү

Мегафон

МТС

Билайн 

Теркәлү / регистрация
Кулланучы / пользователь

Пароль

Мине истә калдырырга / запомнить меня
Пароль онытылган / забыли пароль?
Сез язылмагансыз / вы не зарегистрированы? Язылу / регистрация
Авылдашлар. Хакимулла Мәсгүть улы Батыров

Авылдашлар. Хәкимулла Батыров.Бөек Җиңү яуланган көн бездән  торган саен ныграк ераклаша.  Аны яулаган батырлар сафы да сирәгәя. Әйтик,  Идәшбаш авылында (Яңа Сабайда) бүген Бөек Ватан сугышы ветераннарының  икесе генә исән-сау.  Аларның берсе - Хәкимулла Батыров.

 

 

 

 

 

Хәкимулла Мәсгүть улы 1922 елныңиюнендәТугай авылында дөньяга килгән. Балачагы авылныңбашка малайларныкы кебек үтә: кышын  чана шуа, хоккей уйный, җәен  печҗн чаба,  кыр эшләрендәкатнаша.

 

Сугыш башланганда, Владивостокта хезмәт иткән була ул.  Аны биредән Ростовтагы Донга  миномет дивизиясенә җибәрәләр. Хәкимулла бик кыю сугыша. Фашистлар  басып алган җирләрдәсовет кешеләрен аямыйлар. Йөзләрчәавылларны яндыралар, шәһәрләрне җимерәләр. Халык искиткеч зур югалтуларга дучар була. Һәр җирдә  ачлык-ялангачлык. Боларны ветеран  беркайчан да исеннән чыгармый.

 

Фашистларга каршы ике ел сугыша Хәкимулла. Берчак дошман аткан снаряд ярчыгы тиеп каты яралана һәм госпитальгәэләгә.  Аннан соңинде  бергәсугышкан  иптәшләре сафына кабат басалмый ул.

 

1944 елда туган авылына әйләнеп кайткач, 22 яшьлек егет авылның иң чибәр кызы Рәйсәгә өйләнә.  Батыровлар өч балага - ике улларына һәм кызларына гомер бирәләр. Бик тату һәм эшчән гаилә була алар.  Хәкимулла   абый белән Рәйсә апа 45 ел бергә тату гомер кичерәләр. Әмма 1989 елда  гаиләгә олы кайгы килә - Рәйсә апа вафат була. Төшенкеләккә бирелгән Хәкимулла абый ялгызы кала.  Картлык көнеңдє ялгыз калу  икеләтә кыендыр, мөгаен. Ул үз авылларында  шулай ук берүзе яшәгән  67 яшьлек  Мәрьям Шәхрисламовага өйләнә.  Менә инде егерме елга якын бергә гомер кичерәләр алар. Авылда һәркем  хөрмәт итә, зурлый аларны.

 

 Кызганычка каршы, Батыровларның туган-тумачалары  бик аз һәм алар барысы да читтә яшиләр. Хәкимулла Мәсгүтовичның ике улы да вафат булган, ә кызлары Төркмәнстанда яши, кайтып йөрергә мөмкинлеге юк аның. Шуңа  күрә картларны социаль ярдәм бүлеге хезмәткәре тәрбияли.

 

 Җитеш тормышта яшибез, - ди Хәкимулла абый Сабай авыл Советы хакимиятенә чиксез рәхмәтен белдереп. - Безнең башлыгыбыз Данил Ихсанов - алтын кеше! Бер генә үтенечебезне дә игътибарсыз калдырмый, һәрчак ярдәм кулы суза. Фураж кирәк икән -аны бүген үк кертеп бирәләр, район үзәгеннән алып кайтасы әйбер булса, анысын да эшлиләр. Раушания Нуриева көн саен ярдәм итә. Бик олы йөрәкле, намуслы  һәм ачык йөзле кеше ул. Безне әти - әнисе кебек тәрбияли, йорттагы бөтен эшне башкара.  Ә бит  без- картлар юк - барга да сукранырга яратабыз.

 

 Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Батыровлар зур булмаган бакча үстерәләр, кош -корт асрыйлар.

 

 Немец фашист илбасарлары белән сугышта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, Хәкимулла Батыров Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары, «Хәрби хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә, әмма Уфа госпиталендә аларны документлары белән бергә урлыйлар.

 

 Еш авыруларына карамастан, 87 яшьлек  Хәкимулла абый һәм аның җәмәгате Мәрьям апа бүген дә көр күңеллеләр, тормыштан ямь табып яшиләр. Андый кешеләргә  сокланып бетә алмыйм мин. Ветеранның үз авызыннан ишеткән тормыш юлы күңелемдә тирән эз калдырды.

 

 Бөек Ватан сугышы миллионнарча кешенеңгомерен өзде. Исән-сау ветераннарныңкадерен белергә, хөрмәт итәргә, бүгенге матур тормышта яшәвебез өчен, аларга рәхмәтле булырга тиешбез.

 

Рената ГӘРӘЕВА

iskesabai.ru sәхифәsе мәкәлә өчен "Бүздәк яңалыклары" гәзитенә рәхмәтен белдерә.

комментарий

Имя:Гость
Заголовок:
BBCode:Web AddressEmail AddressBold TextItalic TextUnderlined TextQuoteCodeOpen ListList ItemClose List
Комментарий:



Powered by AkoComment 2.0!

әлеге вакытта
Сайтта кунаклар 5,
On-line кулланучылар:
фотокүргәзмәдә
статистика
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780

Тататрча интернет кибет. Их яхшы җырлар, клиплар, иң яхшы китапларны, өйдән чыкмыча гына сатып ал! Тычкан белән сүрәткә бас!

Berence on-line tatar-rus-tatar suzlege

Бөтен татар матбугаты сайты

Рәсәй Федерациясе Оборона министырлыгының Бөек ватан сугышында югалтулары турында магълүмәт җирлеге (информацион базасы). Сүрәткә бас!

Буздәк яңалыклары

Б?тендонъя татар серверы




Сайт деревни Сабай Республики Башкортостан
© 2007 Иске Сабай авылы.
 


РЕКОМЕНДУЕТСЯ
курьером техническая литература киев
Натяжные потолки - монтаж, ремонт: натяжные потолки цены. Натяжные потолки Россия, Франция.
ццц.вконтакте.ру