|
Быел беренче класска төшәчәк Динар Дистанов 1 сентябрьне түземсезлек белән көтә, чөнки ул Тугай мәктәбенеңяңа бинасында укый башлаячак. Мәктәп коллективы гына түгел, бөтен авыл халкы мәктәпне ачуга әзерләнә.
Бу көннәрдә Сабай, Тугай юлында төзекләндерү эшләре бара. Юл төзү – төзекләндерү идарәсенең юл эшләре остасы Рәсүл Исмәгыйлов әйтүенә караганда, биредә 12 кеше эшли - өч бригада бу. Язын бу урында су агу өчен 26 метрлы тимер - бетон торба салганнар. Юлны төзекләндерүдүрт көн эчендәтөгәлләргәниятлиләр. Моның өчен район бюджетыннан акчабүленгән.
Юл төзү - төзекләндерү идарәсе эшчеләре белән сөйләшкәннән соң, арытабан киттек. Сабайда, Тугайда һәм якын-тирәдәге башка авылларда төзекләндерүбуенча актив эш алып барыла. Урамнар тәртипкәкитерелгән, авыл халкы үз йортларын, коймаларны буйый, ихата, йорт алларын җыештыра. Шушы көннәрдә Тугай авылының1,7 чакырымозынлыктагы үзәк урамына асфальт салына башлаячак. Бу эшләрдә моннан бер ай элек Тугай мәктәбе төзүбарышы белән танышып киткән БР Президенты М.Г.Рәхимовның ярдәме бик зур.
Мәктәпнең яңа бинасы әллә каян күренеп тора. Биредәэш кайный- кемдер койма коя, икенче берәүашханә диварларын шомарта, бинаныңэчен бизәкләүбелән шөгыльләнә, якында гына укытучылар мәктәп ихатасын җыештырылар. Республика бюджетыннан мәктәпне капиталь ремонтлауга 13 миллион 362 мең 400 сум акча бүленгән.
- Объектны уку елы башына сафка кертергә планлаштырабыз, - ди «СпецГазТрансСтрой» җәмгыятенең участок җитәкчесе Айдар Корбангалиев. - Бинаның йөзен төзү төгәлләнде дә инде. Әле эчке бизәкләү эшләре белән шөгыльләнәбез. Җылылык, су торбалары үткәрәбез, мәктәп территориясен әйләндереп алабыз.
12 х
35 метр
зурлыгындагы бер катлы бина тулы җыелмалы панель төзелеше технологиясе буенча күтәрелгән. Өч төзелешоешмасы: «БашСтройСнаб», юл төзү - төзекләндерүидарәсе һәм район электр челтәрләре белгечләренең көйле эшләве объектны билгеләнгән вакытта сафка кертүгә булышлык итә.
- Җәйге каникул чорында (ә бу үтә кыска вакыт) төзүчеләр бик күп эш башкардылар, - дип сөенә мәктәп директоры Азат Шәрипов. - Иске бинадан бер кадак та булмаячак, биредә барысы да өр-яңа. Сентябрьдә мәктәбебез 48 балага (аларның 6 сы патронат гаиләләрдән) үз ишекләрен ачачак. Педагоглар коллектив элекке. 27 майдан бирле алар мәктәп территориясендәэшли, иске агач - куакларны төпләп алалар, төзелеш калдыкларыннан чистарталар, төзекләндерүбелән шөгыльләнәләр. Эшләрен тизрәк тәмамлау өчен, укытучылар хәтта отпуска вакытында да җыелдылар. Территорияне тазартуда укучылар да катнаша. Һәркем бер максат- 1 сентябрьгәкадәр эшләрне төгәлләп, яңа, иркен һәм якты бинада уку һәм эшләүтеләге белән яна.
- Мәктәптә Тугай авылы укучылары гына түгел, күрше Яңа Сабай авылы балалары да укыячак, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Сакаев, алар өчен 16 урынлык интернат каралган. Интернат өчен махсус рәвештә җиһаз: караватлар, тумбалар, шкафларга заказ бирдек. Барлыгы 396 400 сумга төште бу безгә. Ашханәбелән интернат бинасы мәктәп территориясендәбулачак. Ашханәгә215 000 сумлык газ җиһазлары сатып алынды.

Мәктәптә тренажер залы эшләячәк - «Роза Ветров Башкортостана» җәмгыятеннән 230 944 сумлык спорт инвентаре сатып алуга договор төзедек. Спорт мәйданчыгы өчен 122 663 сумлык спорт - уен комплексы кайтардык.
Класс кабинетларында да яңа такта, парталар, урындыклар, оргтехника, уку - методик әсбаплар һәм лаборатория җиһазлары булачак. Бүленгән акчадан моның өчен 669 795 сум тотынылды.
Рената ГӘРӘЕВА.
www.iskesabai.ru интернет sәхифәsе юллаган мәкәлә өчен "Бүздәк яңалыклары" гәҗитенә рәхмәтен җиткерә. Powered by AkoComment 2.0!
|