Башлангыч бит итәргә

 

 

 

 

 

 

Меню
Беренче бит
Яңалыклар
Татар авыллары
Авыл сайтлары
Тарих
Мәчетебез
Авыл хакимияте
Авылдашлар
Мәктәп
Фотокүргәзмә
Мәдәният
Кунак китабы
Әнгәмә / форум
Сайтка яңалык өстә!
Нигә, ничек?
Бушлай СМС җибәрү

Мегафон

МТС

Билайн 

Теркәлү / регистрация
Кулланучы / пользователь

Пароль

Мине истә калдырырга / запомнить меня
Пароль онытылган / забыли пароль?
Сез язылмагансыз / вы не зарегистрированы? Язылу / регистрация
Авылдашлар. Илсур Мансур улы Билалов

Зурайтырга, тычкан белән бас! Арттагы рәттә, сулдан дүртенче Илсур хәзрәт.Без беребез дә бу дөньяга очраклы гына килмәгәнбез. Һәр кешенең үз юлы, үзенә генә тәгаенләнгән эше бар. Һәркем тормышта нинди дә булса һөнәргә ия булып көн итә. Шул чагында гына яшәүнең мәгънәсен дә ныгырак тоя.

Авылдашыбыз, авылыбызның имам-хатыйбы Илсур Мансур улы Билаловның тормышта сайлаган юлын язмыш үзе хәл итә: ул һич уйламаганда дин юлына басып, гөмерен кешеләрне иманлы итүгә багышлый.

 

 

Мин тракторчы булам!

 

 - Озакламы мәктәпне дә тәмамлыйсыэ, нинди һөнәр алырга дип бер дә баш ватканыңны күмими,-дип борчылган әнисенә Илсур:

- Кайгырма, әнием, мин бит тракторчы булырга күптән инде уйлап куйдым,-дип җавап бирә. Тыйнак кына, кызлар кебек оялчан холыклы улының бу җавабына алты бала тәрбияләп үстергән Люция ханым сөенеп куя. Кайчан үсеп җиттеләр, кайчан таралыштылар балалары, ичмасам, төпчеге үзләре янында калыр, ди ул. Һәм Илсур шулай итә. 1994 елда армия хезмәтен тутырып кайту белән “Беларус”ка утырып ала да, туган авылында эш башлый.

 

 Беркөнне Люция ханым, уенын - чынын бергә кушып, улына:

 - И, улым, бигрәк тә пычранып кайтасың, башка эштә эшләсәң, киемнәрең чистарак булыр иде, - ди.

 - Әни, мин шушы тракторны төзәтеп бетергәч, ак күлмәк киеп, кара галстук тагып кына йөриячәкмен, күрересең менә! - дип җавап бирә Илсур, бер дә шаярмыйча.

 Ул вакытта әлбәттә, бу сүзләрнең асылында ни ятканын Люция ханым да, Илсур үзе дә төшенеп бетми.

 

 Утсыз мотоцикл аркасында һәлакәткә очрый.

 

 Июнь аеның җылы киче. Көтү кайтып, кичке эшләр тынгач, яшь җилкенчәк гөрләшеп клубка җыена. Илсур да эштән кайтып, юуынып ашаганнан соң, дусларга ашыга. Әнисе һәрвакыттагыча:

 - Озак йөрмә, улым, иртән эшкә барасың бар, - дип, улының аркасынна сөеп озатып кала.

 Озын буйлы, ыспай гына гәүдәле улына тагын бер сокланып карый ана кеше. Үзенең йөрәген нидер телеп ала. Әллә нигә бик тыныч түгел иде бүген ананаың күңеле.

 

 Илсур клуб буенда түземсезлек белән дусты көтеп тора иде. Бүген алар күрше авылга кунакка кайтка кызларны күзләргә барырга тиешләр. Озак та үтми, алар дустының мотоциклына утырып, 7 чакрым ераклыкта урынлашкан күрше авылга юл тоталар. Мотоциклының утсыз булуы да егетләрне куркытмый, якын гына араны ничек тә үтәселәренә аларның шиге булмый. Күрше авылда чынлап та күңеллерәк булып чыга, кунакка кайткан кызлар да күңелгә хуш килә. Вакытны уйнап көлеп кенә үткәреп, иртәгә дә килергә сүз биреп, егетләр кайтыр юлга чыга. Икесенә дә таң белән торырга кирәк булганлыктан, мотоцикл җил тизлеге белән алга җилдерә. Күперне генә үтсәләр, авылда булачаклар... Тик... Мотоциклның уты булмау сәбәпле, егетләр юлны чыгып барган атны абайламай да кала, бер мизгелдә ат өстенә килеп менәләр. Бәрелгән көч яшен тизлегендә мотоциклны юлдан чыгарып та ата. Илсур шунда ук һушын җуя...

 

 Мине анда укыттылар да укыттылар”

 

 Ун көн, ун төн яныннан да китмичә әти-әнисе һәм туганнары газиз кешеләренең күз ачуын көтәләр. Тик Илсурда бер генә дә яшәү чаткысы сизелми. Ярасы җитди - баш сөягенең үзәге сынган була. Шуңа күрә табиблар да: “Барысы да Ходый кулында...” – диюдән башканы әйтмиләр.

 

 - Юк, юк, ышанмыйм, минем улым, яшәячәк!... –дип үкси Люция ханым. Тик табиплар коры гына:

- Шулай да барысына да әзер торыгыз, диләр.

 

 Ул авыр көннәрне Илсурның әти-әнисе бүген дә күз яшьләрсез генә искә төшерә алмы, әлбәттә. Ходайга ялварып, әрнеп үткәргән йокысыз төннәренең авырлыгын онытып буламы соң? Инде тәмам өметләр сүнде дигәндә, ниһаять Илсур аңына килә. “И, Аллакаем!” дип күзләрен ача ул. Янында басып торган якыннарына бераз карап торганнан соң:

- Мине анда нәрсәгә дер укыттылар. Моннан арын да бик күп укыргатуры киләчәк сиңа дип әйттеләр, - дип әйтеп куя.

 

 Болай да берни аңламаган туганнарына Илсурның тора-бара бөтенләй сәер халәтләре ачыла башлый. Хәлен белергә килгән кешеләр ишекне ачып кергәндә ул: “Син дөрес итеп атлап кермәдең”, - дип ничек керергә кирәклеген, “Утыргыч яәисә краватка утырганда сыпырып утытырга кирәк”, - дип, һәм башка бик күп төрле нәрсәләргә өйрәтеп таң калдыра. Үзе бертуктаусыз авыз эченнән нидер сөйләнә.

 

 Бер елга якын дәваханәләрдә ятканнан соң гына Илсур туган йортына кайта. Ул инде үзенең башкача тракторчы булмаячагын, тормышта аның үтәргә тиешле бурычы бөтенләй икенче булуын яхшы белә. “Мин шәкертлеккә укырга барам”, дип катгый карарга килә, һәм, күп тә үтми, юлга җыена башлый.

 

 “Башта гыйлем алам, аннан гаилә корам”

 

 Шулай итеп, Илсурның тормышы, һич тә көтелмәгән  якка үзгәреш ала. Ул Уфа шәһәрендә урынлашкан Гуфран мәчетендәге мәдрәсәгә укырга керә. Хәтере бик начарланганга күрә, уку аңа бик җиңеңелләрдән бирелми.

- Кайдан иңгәндер миңа андый тырышлык? Мәктәптә укыганда шигерь ятларга да яратмый торган идем, ә Көръән аятьләрен төннәр буена телләр талганчы ятлап чыга идем, - диписенә төшерә ул бүген елмаеп. - Ходай сабырлык биргәндер, күрәсең, тора-бара үзеннән-үзе истә кала башлады, - ди.

 

 Ике ел ярым башлангыч белемне алганнан соң Октябрьский шәһәрендә урынлашкан Ислам институтының филиалына укырга керп, аннан имам-хатыйб булып авлылна кайта. “Башта гыйлем алам, аннан соң гына гаилә корам”-дигән сүзе була Илсурның. Тик хәзерге заманда Ислам динен кабул итәргә әзер торган, киләчәктә остабикә булырдай хатынны ничек табарга соң? Бәхеткә каршы, язмыш бу юлы да үзенчә барысына да хәл итеп куйган була.

 

 Илсур тормыш юлдашы Гөлгенәне Краснусол шифахәнәсендә ял итәргә баргач очрата. Зифа талдай сылу буйлы, үтә сөйкемле , тыйнак кызга бер күрүдә гашыйк була. Булачак хәләленә әзерләгән соравын куркып кына Гөлгенәгә бирә ул:

 - Син Ислам динен кабул итеп, гөмер буе дин юлыннан атлый алыр идеңме?- ди.- Җавабыңны берничә көннән әйтсәң дә була, мин көтәм. Тик Гөлгенә ике дә уйлап тормый:

- Әйе, һичшиксез! – дип шунда ук җавап та кайтара. Бу вакытта аның күңелен дә егет яулап өлгергән була шул.

 Озак та үтми, Архангель районы Убалар авылы кызы Гөлгенәне кәләш итеп алып та кайта. Гөрләтеп туй ясыйлар. Бер-бер артлыкызлары Илсылу, Гөлселу, ә аннары уллары Минислам доняга килә.

 

 Өйгә сөенеч алып килде.

 

 Люция апа  белән Мансур абый үзләре дә күпләрне сокландыдырлык пар. Бер-берсенә елмаеп кына карашып, йомшак кына эндәшеп, ярты сүздән аңлашып яшиләр.

 - Улыбыз өчен артык нык кайгырудан талчыккан күңелгә тынычлык, өебезгә сөенеч алып килде киленебез, шушы сөенеч гөмергә сузылсын иде дип телим, - ди Люция апа. - Нинди дер рәнҗетү сүзләре, низагларның арада булуы да мөмкин түгел. Йорт эшләрен бергәләшеп эшлибез. Уйлаган уйларыбыз да һәрвакыт бертөрле безнең, - дип ихлас күңелдә куана әниләре.

 

 Көндәлек тормышта догалар юлдаш

 

 Балаларның дп дин белән тәрбияли Илсур белән Гөлгенә. Кызларының да әниләре кебек ак яулык бәйләп куюы күңелгә бик тә һуш килде. Инсафлык һәм тәрбиялек бөркелп торган бу гаиләгә сокланмы мөмкин түгел. Алар бергәләшеп догалар укыйлар, тәсбих тарталар, тәхлил әйтәләр. Рамазан аенда Ураза тоталар, ел да Корбан чалалар.

 

 “Йокларга ятканда Аятел көрси укылырга тиеш. Чөнки бер йортта Аятел көрси укылса, җидешәр йортка тынычлык киләр, ди. Намаз укый алмасаң да, ятканда чистарынп-юынып, догалар укырга кирәк. Шунда гына күңелгә тынычлык килер, йокы яхшы булыр. Елына бер тапкыр булса да өй эченә Көръән керергә тиеш. Көръән китабын укый-укый теләгәненә ирешә кешеләр”, дип сүзен тәмамлады имам-хатыйб.

 

Ләйсән Йомагулова. “Атна” гәзитненән алынды. № 27 (432)

комментарий
Отправил Гость on 2009-09-27 20:13:35
Дааа, шэп язылган, эйбет язмыш сэхифесе иде бу)))) 
Алина
Отправил Гость on 2009-10-21 22:06:06
таулардан сезларга салам!

Имя:Гость
Заголовок:
BBCode:Web AddressEmail AddressBold TextItalic TextUnderlined TextQuoteCodeOpen ListList ItemClose List
Комментарий:



Powered by AkoComment 2.0!

әлеге вакытта
Сайтта кунаклар 5,
On-line кулланучылар:
фотокүргәзмәдә
статистика
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780

Тататрча интернет кибет. Их яхшы җырлар, клиплар, иң яхшы китапларны, өйдән чыкмыча гына сатып ал! Тычкан белән сүрәткә бас!

Berence on-line tatar-rus-tatar suzlege

Бөтен татар матбугаты сайты

Рәсәй Федерациясе Оборона министырлыгының Бөек ватан сугышында югалтулары турында магълүмәт җирлеге (информацион базасы). Сүрәткә бас!

Буздәк яңалыклары

Б?тендонъя татар серверы




Сайт деревни Сабай Республики Башкортостан
© 2007 Иске Сабай авылы.
 


РЕКОМЕНДУЕТСЯ
Покажи всем свой сайт в контакте - в контакте вход.
Как зарегистрироваться Вконтакте: вконтакте регистрация. В контакте реклама и не только.
Нужен сайт: вконтакте вход на сайт. Это твой шанс.
новинки mmorpg