|

Сабай авылы кызы, шагыйрә Ләйсән Юмагулова иҗатыннан
Энҗе чәчәк буләк иттең
Энҗедәй мине күреп,
Энҗе чәчәгедәй матур,
Кадерлем минем диеп.
Энҗе чәчәк – синеңкузләр,
Энҗе чәчәк – көлүең.
Энҗе чәчәгедәй акмы,
Сафмы синең сөюең?
Күз яуларын алып тора
Кулларымда гөлләмә
Сөюләрең чын булмаса,
Энҗеләргә тиңләмә.
Энҗе чәчәк буләк иттең,
Битемнән сөеп үптең.
Сөюләрем минем чын, дип
Куңел туремә үттең.
Сабай-Уфа. 2005 ел.
|
Отправил Гость on 2009-08-16 19:40:40 матур | Отправил Гость on 2009-09-11 12:23:57 шәп язылган,афарин,классташ! | Отправил Гость on 2009-09-27 20:10:49 ИИИ Минем Лэйсэн бигрек шэп тэ, олгер дэ инде ул!!!!Бик матур шигырь)))) Хормет белэн А. Йосыпова |
Powered by AkoComment 2.0!
|