|
|
|
|
|
Бушлай СМС җибәрү |
|
Мегафон
МТС
Билайн |
|
|
|
|
Татар авыллары
Татар авыллары. Тукай
|
|
Үзе бер дәүләт булган татар авылы. Чуашстанның Комсомол районында Тукай дигән татар авылы бар. Авылның атамасы Тукай булса да, аның бөек шагыйрьгә бернинди дә катнашы юк. Авыл тарихчылары атаманы авылга нигез салган башка кешегә бәйле дип саныйлар. Тукай, Чуашстандагы мишәр авылларына хас булганча, шактый зурлардан санала. Һәм тормышын гасырлардан килгән гореф-гадәт, шәригатькә туры китереп яшәргә тырыша. Әмма, бу гореф-гадәтләр һәм шәригать белән яшәү бернинди кануннарны да бозмый. Электән үк татарның яшәү нигезе булып торган мәхәллә системасы бу авылда яшәп килә.
(2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Татар Сайманы
|
|
Тольятти шәһәреннән 200 чакырым ераклыкта урынлашкан Татар Сайманы авылы, АвтоВАЗ башкаласыннан кечелеге белән генә аерылып тора. Бу авыл - автозавод, тик ул байлар һәм дәүләтнең акча кертүесез килеп чыккан. Татар Саймананының тормышы өч хәрефтән тора, ул УАЗ, ГАЗ, ВАЗ, ЗиЛ да, МАЗ да түгел, ул ТЫП. Дөресерәге тып-тып, яки дрындүл. Шундый атамыш белән җирле халык, хәр ихатада булган, үз куллары белән ясалган автомашинаны атый.
(1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Иж-Бубый
|
|
Татарстанның Әгерҗе районындагы Иж-Бубый мәдрәсәсе заманында Европа уку йортлары дәрәҗәсенә күтәрелә. Ләкин биредәге югары дәрәҗәдәге укыту Русия империясе чиновникларына ошамый. 1781 елда ачылган мәдрәсә 1911 елда ябыла.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Шыгырдан
|
|
Хәзер инде мәчет төзелеше белән беркемне дә аптыратып булмый. Моннан ун-унбиш ел элек, хәтерлисездер, хәл башкачарак иде. Яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр кебек, бөтен җирдә мәчетләр төзелә башлады. Кайчакта, ул ярышны да хәтерләтә иде. Мәчетләр төзелде, әмма шактый җирдә алар буш тора, я булмаса атнага бер җомга намазына картлар җыела. Әмма, совет чорында туздырылган иманлы татар җәмәгате өчен бу барыбер Аллаһның бәрәкәтен иңдерү иде.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Гали
|
|
“Галигә барам әле” дип, Хәмдүнә Тимергалиева гына җырламый бүген. Дистәләгән район башлыгы өчен бик популяр җыру бу. Барысы да Гали дип шашкан. Хәмдүнә апа җырлаган Гали турында түгел җырлары, Самарадан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан Похвистнево районындагы бер татар авылы хакында. Урысча атамасы – Алькино, барырга уйласагыз, картадан “Гали” эзләп чиләнмәгез тагын. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Татар Карабулагы
|
|
Аларның матур тормыш турында хыялларын үлем тәррәкиәте (прогресс, индустриализация) яндырды. Ул аларның иң якын кешеләрен, ата-аналарын, балаларын, туганнарын һәм дә ки саләмәтлекләрен, тормышларын талап алды. Бу күз алдына китермәслек хәл түгел икән, бу - вакытның әче дөреслеге. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Чувашстандагы милләттәшләр
|
|
Алтын Урда чорында Гөлстан дип аталган шәһәр булганлыгы турында тарихта аз гына мәгълүмат бар. Гасырлар үткән, шәһәрләре җимерелгән, әмма тарихи үзаң барыбер сакланып калган. Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте республикада балалар өчен җәйге дини аланнар булдырды. Бу эшнең башында «Гөлстан» дип аталган мәдрәсә тора. Бүгенге көндә алты мәчете булган Шыгырданда урнашкан бу мәдрәсәдә үзендә дә белем бирү туктап калмады.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Килем
|
|
Безнең районда бай тарихлы авыллар байтак. Каран, Түреш, Күзәй, Килем, Таулар һәм дә инде Сабай да тирә якка танылган авыллар.
Бу авыллар арасында Килем авылы аерылып тора, чөнки бүгенге көндә Килем авылы Башкортостан республикасында татар халкының тарихи-мәдәни үзәге булып санала. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Османиә. Видео
|
|
"Татарстан-яңа гасыр" телевизион каналында, 28 февраль көнне күрсәтелгән "Османиә. Дингә юл" исемле тапшыруны тәкъдим итәбез. 1892 елда, патша дәүләтенең дини җәберләүләренә түзә алмыйча, Ырынбур астында урынлашкан Османиә исемле татар авылы, күңел иреге эзләп Төркиягә күченеп китә. Тапшыру 3 бүлектән тора. Астагы сылтамаларга басып, тапшыруны карагыз.
Беренче өлеш. Икенче өлеш. Өченче өлеш.
(2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Лайтамак
|
|
Тубылдан 70-80 чакырым ераклыкта, көнбатышка таба, тоташ сазлыклар эчендә утырган бер татар авылы бар, ул Лайтамак, дип атала. Җәен монда бернинди юл юк, очкыч белән генә килергә мөмкин, ә кышларын чана юлыннан йөриләр. Халыкның сөйләве буенча, татарлар көчләп чукындырудан качып, шушы сазлыклар арасына барып урнашканнар, шул ук вакытта авылның бик борынгы булуын, Алыплар заманында ук биредә кешеләр яшәгәнлеген дә сөйлиләр. Лайтамактан ерак түгел тагы Тәпкен, Тәпкенбаш, Янкүтүм, Вәрмәхле дип аталган татар авыллары бар, әмма араларында иң зурысы Лайтамак икән һәм ул үзенә күрә үзәк ролен үти. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Урта Елүзән, видео
|
|
Пенза өлкәсендә, Аурупадагы иң зур авыл, Урта Елүзән исемле татар авылы урынлашкан. Ләкин, ул авыл узенең зурлыгы белән генә аерылып тормай, дөресе, зурлыгы иң мөһим аермасы түгел аның. Бу авыл бөтен Рәсәй, татар авылларына үрнәк итеп куела. Авыл халкы уңганлыгы, тәртибе, динилеге белән аерылып тора. Хәер, нигә аны сөйләргә, бу авылны күрергә кирәк. Сулдагы сүрәткә тычкан (мышка) белән басып, Урта Елүзән авылы турында видеорепортаж карагыз, һичшиксез, сез битараф калмассыз! (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Мәдәнә
|
|
Авыл кешесенең күпләгән яхшы сыйфатлары арасында, берсе бик аерелып тора. Ул да булса, тырышлыкны, эш сөючәнлекне масаеп күрсәтү, үзенә күрә бер мактану. Дөрестә, ничек инде, синең эшең, ихатаң, йорт кураң, урамың, авылың матур, төзек, бай булса, аны яшерергә кирәк, оялыр урыны юк аның. Ялкаулыктан оялырга кирәк! Авылда эш тә авырырак, аның “җимеше” дә тәмлерәк! Һәм дә тырыш авыллар да бүтәннәр арасында аерелып тора, андый авылдан чыккан кешеләр дә, чит җирдә үзләрен башкача тоталар. Алар чит җирдә дә бердәм, тырыш (уңган авыл тәрбиясе!), горур, йөзләре якты.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Киләчәккә өмет белән.
|
|
Шөкер, дөньяда мең кешедән артыграк халкы булган татар авыллары санын да белергә язган икән Кыязыйм Дебердиев барлаган аларны. Нәрсә нәрсә, Пенза өлкәсендәге данлыклы Урта Әләзәннән чыккан күренекле милләттәшебезнең эзләнүләре нәтиҗәләренә ышанмыйча хәлебез юк. Саллы дәлилләр белән ныгытылган мәгълүматларын быел, җәй азагында Актанышта узган Бөтенроссия зур татар авыллары ассоциациясен оештыру конференциясендә бәян итте ул. Әле бит андый авылларны барлап кына калмаган, алардагы социаль-икътисадый хәлнең торышына, тормыш-көнкүрешләренә дә җентекле анализ ясаган. Милләт өчен гаять мөһим һәм кирәкле эш башкарып чыккан, кыскасы. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Киндерле
|
|
Себердәге, Төмән өлкәсендәге Киндерле авылында мәчет, инде 1909 елда ук төзелгән булган. Сүз уңаеннан, киләсе елда Киндерледә авыл мәчетенең 100 еллыгын билгеләп узарга җыеналар. Авылның мөселман оешмасы җитәкчесе Дәүләт Хәбибуллин сүзләренә караганда, авыл мәчетен 1997 елда ук төзекләндерә башлаганнар. Ике елдан соң совет заманында эшләмәгән мәчет яңадан ачылган. Быел исә аңа бик яхшы ремонт ясалган. Мәчетне эче дә, тышы да бик сыйфатлы итеп эшләнелгән, шушы араларда аның түбәсен дә яңадан ябарга тиешләр.
(1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Корыһөек
|
|
Татар авылы сайты буларак, без, авылыбыздан башка, чит җирләрдә урынлашкан Сабай кебек, бүтән татар авылларын сүрәтләүче мәкәләләр басарга тырышабыз. Бу мәглүмәтлар сезгә дә кызык булыр дип ышанабыз. Астагы мәкәлә, Төркия җөмһүриятендә урынлашкан Корыһөйек авылы турыныда барачак. Гәҗәп, ләкин аларның алларында да безне борчыган сораулар тора, шул ук замана авырлыклары борчый.... Мәкәлә татар телендә, тик латин графикасы нигезендә язылган. Латин графикасына өйрәнергә безгә дә вакыт дип уйлайбыз, чөнки пәрәвездәге байтак татарча сайтлар күптән инде яңалифтә басыла. Шулай итеп, рәхим итегез, Корыһөйек авылы, Төркия җөмһүрияте. (5 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Татар авыллары. Татар Каргалысы
|
|
...үлән арасында борынгы мөселман каберташлары, дала кәберстаны. Уфада, Казанда Ислам дине тыелган заманнарда таштан төзелгән борынгы Татар мәчете. Төрбәләргә ошаган 200 еллык таш амбарлар, урамнарда Татар теле, Татар киеме. Бу барсыда - үзенең тарихи һәм замана төгәллеге белән аерылып торган, Ырынбурдан 20 чакырым ераклыкта урынлашкан Татар Каргалысы авылы. (7 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Тозлы Илек (Соль-Илецк) курорты – Ырымбур далаларында “Татар диңгезе”.
|
|
Тәъэсирәтләр. Сәяхатнамә.
24 июль 2008 ел, атнакич, иртәнге сәгать 5 тә Агыйделнең көньяк күпереннән Уфадан чыгып барабыз. Юллар буш, автомашиналар юк диярлек, Соль-Илецк (Тозлы Илек) шәһәренә юл тотабыз.
(7 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
|
|
|
әлеге вакытта |
Сайтта кунаклар 5, On-line кулланучылар: |
|
статистика |
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780
|
|