|
|
|
|
|
Бушлай СМС җибәрү |
|
Мегафон
МТС
Билайн |
|
|
|
|
Мәчетебез |
Милади буенча 2002 елда, ихтилалдан соң 70 ел уткәч, 70 ел динсезлек, әхләксезлектән соң, Октябрь ихтилалына кадәр Сабай авылда эшләгән өч мәхәлләнең берсе тергезелде һәм Рәсәй диния нәзәрәтендә 1942 санда теркәлде.
2006 елның 3 июнь көнендә, ил киңлекләренә таралган авылдашлар очрашуы бәйрәменнән соң, тантаналы рәвештә, булачак үзәк мәчеткә нигез ташы салу тантанасы үткәрелде.
2006-2007 булачак мәчетнең диварларын күтәрү эшләре башкарылып, түшәм капланып төзү эшләре вакытлыча туктатылды.
Әлеге вакытта түбә каплау һәм мәчетнең тирә ягын мөхитләү эшләрен башкару уйланылган.
Авыл хакимияте, Сабай авылы мөселманнары мәхәлләсе, мәчет төзүдә иганә керткән кешеләргә һәм оешмаларга ихлас куңелдән үзләренең рәхмәтен белдерә.
Банковские реквизиты мусульманской махалли № 1942.
Религиозная организация № 1942
Махалля с. Сабай Буздякского района РБ
ИНН 0216003981, р/с 40703810600810000044
Учреждение банка филиал ОАО «УралСиб» в г. Уфа
БИК 048073770 к/с 30101810600000000770
|
|
Мәчетебезнең манарасын төзү эшләре бара. 2009 елның 6 һәм 15 октяберендә Уфа шәһәрендә мәчет төзү буенча чираттагы җыелышлар булып узды. Җыелышларда Сабай, Иске Шыгай, Түреш авылларыннан барлыгы 12 кеше катнашты. Әлегә безнең алда мәчетебезнең манарасын күтәреп бетерү эшләрен башкарып чыгару мәсьәләсе бик кискен тора.Бу эшне бетерер өчен сары (берсенең хакы 10 сум) һәм кызыл кирпеч кирәк. Кирпеч бетү сәбапле әлегә эшләр тукталды.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Авыл халкының мәчеткә йөрми торган өлеше, гадәттә, дин тотучыларга шикләнебрәк, яратмыйчарак карый. Алар, янәсе, тегенди-мондый булган; элек эчеп, азып-тузып йөргән бөтен кеше мулла булып бетте, имеш. Болай фикер йөртә башласаң, мәчеткә берәү дә кермәскә тиеш булып чыга. Чөнки җитмеш ел буе диннең тамырына балта чабып торган илдә туган, үскән кешеләрнең кайсы гына тәкъва булып кала алды икән? Алласыз система һәммәсен сүгенергә, эчәргә, урлашырга, зина кылырга өйрәтте. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
1986 елның декабрь аеның бер көне бик нык хәтеремдә. Шул көнне мин татар халкының легендар улы, Гражданнар хәм Бөек Ватан сугышының зур хәрби җитәкчесе, Якуп Җангир улы Чанышев белән очраштым. Мәскәү урамнарында шул тиклем суык иде, хәтта салкыннан таш чатный кебек иде. Ә Чанышевның алтынчы катта урнашкан иркен фатирында җылы иде. Чәй артында без бик озак сөйләшеп утырдык.
(4 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
2009 елның 29 нчы январендә Уфа шәһәрендә мәчет төзү буенча чираттагы җыелыш үтте. Җыелышта Сабай һәм Иске Шыгай авылларыннан 9 кеше катнашты.Җыелышта бу елның язында манараны күтәрергә кирәк дигән карар кабул ителде. Белегүезчә, 2008 елның декабрь аенда мәчет манарасының нигезе салынып куелган иде.
(2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Иртәгә, 28 декабрьдә,кояш баю белән мөселман дөньясы яңа – 1430 нчы һиҗри елның керүен билгеләп үтә. Моннан биш гасыр элек Мөхәммәт пәйгамбәр Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылган, ягъни күчкән.
Моннан 1429 ел элек кәферләр золымына түзә алмыйча Мөхәммәт пәйгамбәр туган шәһәре Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә мәҗбүр. Моннан соң ислам дине башта Гарәбстан, соңрак бөтен дөньяга да таралган.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Ниһәять бүген, 22 декабрь көнне, Сабай авылы мәчете манарасының нигезе булдырылды. Нигез салу эшләрендә авылдашларыбыз дәррәү катнашты. 6,5 тонна махсус, кыш туңмый торган бетон, Уфа шәһәре “Спецсантехремонт” җәмгияте җитәкчесе, Чакмагыш авылы кешесе Низаев Шамиль Әхнәф улының хәйрия ярдәме булачак юлланылды.
(2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Әлеге Сабай авыл биләмәсе территориясендә кайчандыр берничә мәчет булган, диләр. Хәзер берәүдә юк. Әлегә юк: ике ел элек Сабай авылында иман йорты нигезенә тәүге таш салына, хәзер аның бинасы калкып килә. – Мондый объектлар иганә, спонсор ярдәме исәбенә салына,– ди Сабай авыл Советы хакимияте башлыгы Данил Ихсанов.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Ходай ярдәме белән, 2009 елда мәчетнең ишекләре ачылуын, эш башлавын күрергә насыйп булсын өчен, быелга куелган бурычыбыз, манарага нигез салу һәм вакыт әрәм итмичә, кыш көннәрендә эчке эшләрне башлау.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
| << Начало < Предыдущая 1 2 Следующая > Конец >>
| | Итоги 1 - 8 из 14 |
|
|
|
әлеге вакытта |
Сайтта кунаклар 5, On-line кулланучылар: |
|
статистика |
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780
|
|