|
|
|
|
|
Бушлай СМС җибәрү |
|
Мегафон
МТС
Билайн |
|
|
|
|
Телем, динем, милләтемне-саклый Татар авылы! |
Әлеге интернет сәхифә, ямле Идәш елгасы буенда урынлашкан Идәшбаш, Тугай, Хәҗимән, Шыгай, Кызыл яр, Сабай, Яңа Шыгай, Үрнәк, Кабыккүпер, Карамалы авылларына, ошбу авылларда яшәгән, ошбу авыллардан чыккан, авылларын яраткан кешеләргә багышлана.
|
Яңалыклар
|
Ходай ярдәме белән, 2009 елда мәчетнең ишекләре ачылуын, эш башлавын күрергә насыйп булсын өчен, быелга куелган бурычыбыз, манарага нигез салу һәм вакыт әрәм итмичә, кыш көннәрендә эчке эшләрне башлау.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Шөкер, дөньяда мең кешедән артыграк халкы булган татар авыллары санын да белергә язган икән Кыязыйм Дебердиев барлаган аларны. Нәрсә нәрсә, Пенза өлкәсендәге данлыклы Урта Әләзәннән чыккан күренекле милләттәшебезнең эзләнүләре нәтиҗәләренә ышанмыйча хәлебез юк. Саллы дәлилләр белән ныгытылган мәгълүматларын быел, җәй азагында Актанышта узган Бөтенроссия зур татар авыллары ассоциациясен оештыру конференциясендә бәян итте ул. Әле бит андый авылларны барлап кына калмаган, алардагы социаль-икътисадый хәлнең торышына, тормыш-көнкүрешләренә дә җентекле анализ ясаган. Милләт өчен гаять мөһим һәм кирәкле эш башкарып чыккан, кыскасы. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Хәтер көнен кайчан үткәрү турында 15 елдан артык бәхәс бара. Ирек мәйданында 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларны искә алуга багышланган матәм җыены узачак. Аннары җыенда катнашучылар Кремльгә юл тотачак.
(1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Себердәге, Төмән өлкәсендәге Киндерле авылында мәчет, инде 1909 елда ук төзелгән булган. Сүз уңаеннан, киләсе елда Киндерледә авыл мәчетенең 100 еллыгын билгеләп узарга җыеналар. Авылның мөселман оешмасы җитәкчесе Дәүләт Хәбибуллин сүзләренә караганда, авыл мәчетен 1997 елда ук төзекләндерә башлаганнар. Ике елдан соң совет заманында эшләмәгән мәчет яңадан ачылган. Быел исә аңа бик яхшы ремонт ясалган. Мәчетне эче дә, тышы да бик сыйфатлы итеп эшләнелгән, шушы араларда аның түбәсен дә яңадан ябарга тиешләр.
(1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
30 сентябрьдә “Нур” татар дәүләт театры XVII иҗат сезонын ачты. Ул Нәҗип Асанбаевның “Су юлы” пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы белән башланып китте. Театр күренекле драматургның иҗатына беренче тапкыр мөрәҗәгать итә. Спектакльне режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев сәхнәләштергән. Анда төп рольләрне Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиева белән Рөстәм Салихов башкара. Рольләрдә Башкортстанның атказанган артистлары Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Рәсимә Гайфуллина, Марат Исхаков, Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский.
(3 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Башкортостан Республикасы Президенты указы белән Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Мөдәрисов Рушат Сәлих улына – “Башкортостан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Авылдашыбыз Рушатны без шушы шатлыклы вакыйга белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм аңа исәнлек-саулык, иминлек, бетмәс-текәнмәс илһам телибез.
(10 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Котлыйбыз сезне изге Рамазан шәриф ае белән!
“Идел-хаҗ” төбәк-ара хаҗ үзәге үзенең эшен Башкортостанда да башлап җибәрде. “Идел-Хаҗ” үзәге Мәккә, Мәдинәгә хаҗ кылуның ике төрен тәкъдим итә: (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Менә инде, кайчан гына сагынып көтеп алган җәй көннәре дә үтеп китте. Дөнъяга муллыклы көз килде. Аллага шөкер, көз, елның нәтиҗәле булуын күрсәтте. (5 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Бүген, 1 сентябрь көнне, бөтен мөселманнарга да изге булган Рамазан шәриф ае башлана. Бу изге ай 29 сентябрьга кәдәр дәвам итәчәк һәм 30 сентябрь көнне Ураза гәете (бәйрәме) белән тәмамланачак. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Xörmätle avildaşlar, sait qunaqlari! Allağa şöqer, tormişibiz qaida äqren, qaida şäp itep alğa täğäri, (3 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Башкортстанның Стәрлетамак районындагы Кантюковка исемле татар авылы халкы өчен истәлекле вакыйга булды. Биредә әлегә Башкортстанда тиңе булмаган матур һәм мәһабәт мәчетне ачу тантанасы булып үтте. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Булачак һәйкәлнең макеты Казан Кремеле янына куелган инде. Туп ядрәсе - Казанны басып алуны мәгнәләштерә.
Ядрәгә уйдырып гәрәп хәрефләре белән татар халык мәкаләсе язылган: "Таш мәңгелек түгел, хәтер - мәңгелек!"
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Татар авылы сайты буларак, без, авылыбыздан башка, чит җирләрдә урынлашкан Сабай кебек, бүтән татар авылларын сүрәтләүче мәкәләләр басарга тырышабыз. Бу мәглүмәтлар сезгә дә кызык булыр дип ышанабыз. Астагы мәкәлә, Төркия җөмһүриятендә урынлашкан Корыһөйек авылы турыныда барачак. Гәҗәп, ләкин аларның алларында да безне борчыган сораулар тора, шул ук замана авырлыклары борчый.... Мәкәлә татар телендә, тик латин графикасы нигезендә язылган. Латин графикасына өйрәнергә безгә дә вакыт дип уйлайбыз, чөнки пәрәвездәге байтак татарча сайтлар күптән инде яңалифтә басыла. Шулай итеп, рәхим итегез, Корыһөйек авылы, Төркия җөмһүрияте. (5 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
...үлән арасында борынгы мөселман каберташлары, дала кәберстаны. Уфада, Казанда Ислам дине тыелган заманнарда таштан төзелгән борынгы Татар мәчете. Төрбәләргә ошаган 200 еллык таш амбарлар, урамнарда Татар теле, Татар киеме. Бу барсыда - үзенең тарихи һәм замана төгәллеге белән аерылып торган, Ырынбурдан 20 чакырым ераклыкта урынлашкан Татар Каргалысы авылы. (7 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Бүген, 2008 елның 7 августында Уфада авылларыбызның мәчетен төзү буенча чираттагы җыелыш-киңәшләшү үтте. Бу җыелышта барлыгы 10 кеше катнашты. Җыелышка “Тормыш” хуҗалыгын җитәкләгән Корбангалиев Фәнүз Фаяз улы да Сабайдан ашкынып килеп җитте. (1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Cаумысыз, авылдашлар! Барсына, барсына, барсына! Урам бәйрәме!
2008 нчы елның 2 августында (шимбә көнне) көндезге 12 сәгатьтә Сабайның Мәктәп һәм Елга урамнарында “Саумысыз, авылдашлар. Урам бәйрәме” үтәчәк.
(2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
| << Начало < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 Следующая > Конец >>
|
|
Мәчетебез |
|

Мәчет төзелешендә үз ташыңны сал!
Религиозная организация № 1942
Махалля с. Сабай Буздякского района РБ
ИНН 0216003981, р/с 40703810600810000044
Учреждение банка филиал ОАО «УралСиб» в г. Уфа
БИК 048073770 к/с 30101810600000000770
|
|
|
|
әлеге вакытта |
Сайтта кунаклар 5, On-line кулланучылар: |
|
статистика |
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780
|
|