|
|
|
|
|
Бушлай СМС җибәрү |
|
Мегафон
МТС
Билайн |
|
|
|
|
Телем, динем, милләтемне-саклый Татар авылы! |
Әлеге интернет сәхифә, ямле Идәш елгасы буенда урынлашкан Идәшбаш, Тугай, Хәҗимән, Шыгай, Кызыл яр, Сабай, Яңа Шыгай, Үрнәк, Кабыккүпер, Карамалы авылларына, ошбу авылларда яшәгән, ошбу авыллардан чыккан, авылларын яраткан кешеләргә багышлана.
|
Яңалыклар
|
Фикердәшләр командасы. Моннан биш ел элек Иске Шыгай авылыннан Фәния Җиһаншшина үзенең 55 яшен билгеләп, пенсия кенәгәсе ала. Бер караганда, тыныч күңел белән хаклы ялга да китәалыр иде-авыр һәм мәшәкатьле эшне озак еллар башкарып, моңа лаек ул.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Әлеге Сабай авыл биләмәсе территориясендә кайчандыр берничә мәчет булган, диләр. Хәзер берәүдә юк. Әлегә юк: ике ел элек Сабай авылында иман йорты нигезенә тәүге таш салына, хәзер аның бинасы калкып килә. – Мондый объектлар иганә, спонсор ярдәме исәбенә салына,– ди Сабай авыл Советы хакимияте башлыгы Данил Ихсанов.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Хөрмәтле интернет гизүчеләр. Сезгә Ренат Шарипов исемендәге Сабай урта белем бирү мәктәбенең 2007/2008 уку елы тормышы турында кыскача мәглүмать белән таныштырабыз. Укучыларның район һәм республика олимпиадаларында катнашып югары урыннарны яулау, укытучылар һәм укучылар коллективының уңдырышлы эш нәтиҗәсен күрсәтеп тора. (2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Иминлек һәм изгелек хакына. …Моннан ике ел элек районыбызның зур булмаган авылы Аланда мәчет ачылган иде. Әлләни купшы булмаган, бәләкәй генә бу мәчеттә бәйрәм намазын баш мөфти Тәлгать Таҗетдин үзе укыды. Тантана ахырында мин ирексездән ике ир-ат (аларның берсе шушы авыл кешесе, икенчесе Таулардан иде) сөйләшүенең шаһиты булдым.
- Ну, дускай, борыныгызга чирттек бит: авыл Советы территориясендә беренче мәчетне без ачтык,— диде аларның беренчесе, хәйләкәр елмаеп. - Мактанырлыгыгыз бар. Әмма тиздән без дә үз мәчетебезне төзиячәкбез, сезнекеннән ким булмас, Аллаһы боерса,— дип җаваплады икенчесе.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Үткәннәргә һәм бүгенгегә караш. Буыннар бәйләнеше, тарих кайберәүләр өчен буш сүз булса, күпләр алар аша үткәннәрне генә түгел, бәгенгене, киләчәкне күзаллыйлар. -Узган елның июлендә «Саумысыз, авылдашлар» бәйрәмендә туган якны өйрәнүче Гали Гатауллин белән очраштым, - ди «Тормыш» агрофирмасы директоры Ф.Корбангалиев.
-Иске Шыгай авылы тарихы, аңа нигез салучылар, авылның күренекле кешеләре турында материал туплавы турында бәян итте ул.
(3 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Моннан берничә ел элек газета укучылар СССР ның халык артисткасы Зәйтүнә Насретдинованың нәсел тамырлары чынлап та Бүздәк җире белән бәйләнү-бәләнмәве хакында белүебезне үтенгеннәр иде. Без аларның теләген үтәдек һүм башкорт балетының легендасы белән очраштык.
Зәйтүнә Әгъзәмовнаның әти-әнисе чынлап та безнең якташларыбыз булып чыкты. 80 яшьтә булуына карамастан, ул театр тормышында һаман актив катнаша, ә аның иҗат балкышы сугыштан соңгы елларга туры килә.
Башкорт балетында Зәйтүнә Насретдинова дәвере була ул. Хәзер инде аның сәхнәсендә Гүзәл Сөләйманова балкый. Бу темага язуыма Бүздәк җиренең әлеге балерина өчен дә чит түгеллеге сәбәп булды.
(1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
…Октябрьнең салкын җилле бер көне, вак яңгыр да сибәләп тора. Кем әйтмешли, мондый көнне юньле кеше этен дә урамга чыгармас. Әмма авыл кешесе табигатьнең мондый көйсезлекләренә күнегеп беткән. Эш уңыш җыюга кагылганда бигрәк тә шулай. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
7 ноябрь көнне Буздәк район мәдәниять йортында Татулык һәм Бәхиллек көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм уңаеннан, районныбызда авыл хуҗалыгы эшчәннәре көненә багышланган тантана да уткәрелде.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
3 ноябрь көнне Башкортостан Республикасы мәгариф министры Зиннәт Аллаяров эш сәфәре белән Тугай авылында булып китте. (1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Сабай авылыннан 5 чакырым ераклыкта урынлашкан Тавлар авылында 3 ноябрь көнне авылның яңа гына төзелеп беткән мәчет ачу тантанасы уздырыла. (1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
2 ноябрь көнне 14 сәгатьтә Иске Шыгай авылында, Сабай авыл советы хәкимияте карары нигезендә, Корбангалиевлар нәселенең шәжәрә бәйрәме үткәрелә. (1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Быел, 29 октябрь көнне Тугай авылы мәктәбе икенче бинада балаларны укытуын башлый. Мәктәп итеп моңа кәдәр кулланылмаган, бер катлы таш бинаны җиһазландырдылар.
(1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Мөхтәрәм интернет кулланучылар! www.iskesabai.ru интернет сәхифәсе (сайты), бүгенге көнгә үзенә куелган таләпләрга җавап бирми башлады. Шуңа күрә, без сәхифәнең йөзен үзгәртергә, кайбер урынга өстәмә функцияләр өстәргә, кирәкмәгәннәрен ябырга дигән фикергә килдек. Шул уңайдан, хөрмәтле интернет кулланучылар, сезгә бик мөһим йомыш белән мөрәҗәгатъ итәбез. Сез сайтны ничек күрәсез, ул нинди булырга тиеш? Нинди функцияләр аңа кирәк, бәлки кайсылары артыктыр? Нинди темалар өстәргә кирәк? Сайтның, әлеге вакытта, кайсы урыннары сезгә уңайсыз? Сезнең уй-фикерләрегезне комментарийларда көтеп калабыз! (3 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Пенза өлкәсендә, Аурупадагы иң зур авыл, Урта Елүзән исемле татар авылы урынлашкан. Ләкин, ул авыл узенең зурлыгы белән генә аерылып тормай, дөресе, зурлыгы иң мөһим аермасы түгел аның. Бу авыл бөтен Рәсәй, татар авылларына үрнәк итеп куела. Авыл халкы уңганлыгы, тәртибе, динилеге белән аерылып тора. Хәер, нигә аны сөйләргә, бу авылны күрергә кирәк. Сулдагы сүрәткә тычкан (мышка) белән басып, Урта Елүзән авылы турында видеорепортаж карагыз, һичшиксез, сез битараф калмассыз! (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Башкортостан республикасы прокуратурасы тикшерүләре нәтиҗәсендә, җөмһүриятебездә 2 авыл мәктәбенең эше туктатылды.
Шулараның берсе, Сабай авыл советына караган Тугай авылы 8 еллык гөмүми белем бирү мәктәбе.
(9 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Авыл кешесенең күпләгән яхшы сыйфатлары арасында, берсе бик аерелып тора. Ул да булса, тырышлыкны, эш сөючәнлекне масаеп күрсәтү, үзенә күрә бер мактану. Дөрестә, ничек инде, синең эшең, ихатаң, йорт кураң, урамың, авылың матур, төзек, бай булса, аны яшерергә кирәк, оялыр урыны юк аның. Ялкаулыктан оялырга кирәк! Авылда эш тә авырырак, аның “җимеше” дә тәмлерәк! Һәм дә тырыш авыллар да бүтәннәр арасында аерелып тора, андый авылдан чыккан кешеләр дә, чит җирдә үзләрен башкача тоталар. Алар чит җирдә дә бердәм, тырыш (уңган авыл тәрбиясе!), горур, йөзләре якты.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
| << Начало < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 Следующая > Конец >>
|
|
Мәчетебез |
|

Мәчет төзелешендә үз ташыңны сал!
Религиозная организация № 1942
Махалля с. Сабай Буздякского района РБ
ИНН 0216003981, р/с 40703810600810000044
Учреждение банка филиал ОАО «УралСиб» в г. Уфа
БИК 048073770 к/с 30101810600000000770
|
|
|
|
әлеге вакытта |
Сайтта кунаклар 5, On-line кулланучылар: |
|
статистика |
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780
|
|