|
|
|
|
|
Бушлай СМС җибәрү |
|
Мегафон
МТС
Билайн |
|
|
|
|
Телем, динем, милләтемне-саклый Татар авылы! |
Әлеге интернет сәхифә, ямле Идәш елгасы буенда урынлашкан Идәшбаш, Тугай, Хәҗимән, Шыгай, Кызыл яр, Сабай, Яңа Шыгай, Үрнәк, Кабыккүпер, Карамалы авылларына, ошбу авылларда яшәгән, ошбу авыллардан чыккан, авылларын яраткан кешеләргә багышлана.
|
Яңалыклар
|
Яңа Сабай авылында үзенчәлекле гаилә яши. Әхмәтгәрәевлар алар. Биредә балалар йортыннан алынган өч сабый тәрбияләнә. Яңа ел алдыннан бу гаиләдә булырга туры килде безгә. Йортта, балаларны куандырып, чагу утлар белән бизәлгән чыршы куелган. Һәркайда—уенчыклар. 9 яшьлек Римма белән 7 яшьлек Владикның мәктәптән кайтуларын бераз көтеп торырга туры килде. Әниләре Тамара 3 яшьлек Лилия белән аларны каршыларга китте. Әтиләре Рафаэль хуҗалык эшләрен кайгыртты.
(7 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Сабантуй бары тик җәен генә үткәрелә, дип кем әйткән? Хак сүз түгел бу, мондый бәйрәмне кышын да оештырырга мөмкин. Теләк кенә булсын.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Үзең хәтта кайчак аптырарлык —
Ничек шулай озак яшәлгән!
Һаман шул сукмактан атлап киләм,
Калышмаска тырышып яшьләрдән.
(3 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Сугыш чоры балалары язмыш әзерләгән авырлык-михнәтләрне җиңеп, бүген дә көчле рухлы, көр күңелле, тормыш сөючән булып яшиләр. Аларның сабырлыгы, тормыш авырлыкларын җиңә белү сәләте кайбер яшьләргә үрнәк булырлык. Шушы көннәрдә үзенең 80 яшен билгеләгән Зөһрә Хәсән кызы Әмирова да һәрвакыт мөлаем, ягымлы булуы белән аерылып тора. Ә бит язмыш аны да аямаган. (4 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
“Әйлән-бәйлән”дип исемләнгән халыкара балалар җырлары дискы 2007 елда Финляндиядә чыкты. Аны әзерләгән һәм җитештергән “Ябалак” төркеме нигезендә элекке “Башкарма” ансамбле музыкантлары һәм җырчылары тора. Материал ике җырчы һәм ике гитара ярдәмендә яздырылса да, шактый бөтен һәм оригиналь яңгыраш белән аерыла.
Дискның эчендә рәсемнәр һәм җыр сүзләре белән баетылган кечкенә буклет та бар. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Яңа елның беренче көннәрендә үк, 12 гыйнвардан башлап, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә урта мәктәп, гимназия, лицейларның 9-11 класс укучылары арасында татар теле буенча олимпиада үткәрелде. (7 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Бүген Нижгар өлкәсе Кызылоктябрь районындыгы Семочкы (Семеновка) авылында, 90 ел элек булган кызганыч хәлләр, авыл муллаларын һәм крәстияннәрен “кызыллар” җазалап үтерүләренә багышланган хәтер көне һәм кичәсе үткәрелә.
(2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Вәгъдә ителгәнчә, “Тулпар” журналында басылган авылдашыбыз, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Рушат Мөдәрисов белән әнгәмәне тулы күләмдә такъдим итәбез.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Якташыбыз “Тулпар” журналының башлангыч битендә !
Авылдашыбыз, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Рушат Мөдәрисов турында “Тулпар” журналы үзенең декабрь номерында зур мәкалә бастырып чыгарган (ике айга бер чыга).
(3 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Сабай мәктәбенең 6 класс укучысы Ильвина Сәетова Мәскәүгә Рәсәй Президенты чыршысына чакыру алды. Ильвина Яңа елда мондый тылсымлы бүләккә яхшы укыганы өчен лаек булды.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Хөрмәтле пәрәвез кулланучылар! Сезгә, Яңа ел бәйрәмнәрендә ялларыгыз якты һәм бай үтсен өчен, Уфа “НУР” татар дәүләт театрының 2009 елның гыйнварына репертуарын тәкдим итәбез.
(2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Тубылдан 70-80 чакырым ераклыкта, көнбатышка таба, тоташ сазлыклар эчендә утырган бер татар авылы бар, ул Лайтамак, дип атала. Җәен монда бернинди юл юк, очкыч белән генә килергә мөмкин, ә кышларын чана юлыннан йөриләр. Халыкның сөйләве буенча, татарлар көчләп чукындырудан качып, шушы сазлыклар арасына барып урнашканнар, шул ук вакытта авылның бик борынгы булуын, Алыплар заманында ук биредә кешеләр яшәгәнлеген дә сөйлиләр. Лайтамактан ерак түгел тагы Тәпкен, Тәпкенбаш, Янкүтүм, Вәрмәхле дип аталган татар авыллары бар, әмма араларында иң зурысы Лайтамак икән һәм ул үзенә күрә үзәк ролен үти. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Хөрмәтле авылдашлар! Барыгызны да якынлашып килгән яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Яңа эш башлаганда уңыш юлдаш булсын өчен, тәрбияле бала нәрсә эшли? Ул Әткәй-Әнкәсеннән фатиха ала. Ә Яңа ел уңышлы булсын өчен авылдан чыккан тәрбияле авыл кешесе ни эшләргә тиеш? Ул әлбиттә туган якта, туган өйдә, туган авылда Яңа елның беренче көннәрен үткәрергә тиеш! Авылга кайтырга сәбәп тә бар, мәсәлән... (2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Иртәгә, 28 декабрьдә,кояш баю белән мөселман дөньясы яңа – 1430 нчы һиҗри елның керүен билгеләп үтә. Моннан биш гасыр элек Мөхәммәт пәйгамбәр Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылган, ягъни күчкән.
Моннан 1429 ел элек кәферләр золымына түзә алмыйча Мөхәммәт пәйгамбәр туган шәһәре Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә мәҗбүр. Моннан соң ислам дине башта Гарәбстан, соңрак бөтен дөньяга да таралган.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Ниһәять бүген, 22 декабрь көнне, Сабай авылы мәчете манарасының нигезе булдырылды. Нигез салу эшләрендә авылдашларыбыз дәррәү катнашты. 6,5 тонна махсус, кыш туңмый торган бетон, Уфа шәһәре “Спецсантехремонт” җәмгияте җитәкчесе, Чакмагыш авылы кешесе Низаев Шамиль Әхнәф улының хәйрия ярдәме булачак юлланылды.
(2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|

Бүген икътисади-финанс кризисы турында күп сөйлиләр һәм язалар, әмма, алардан аермалы буларак, рухи кризис җәмгыятькә зуррак та зыян китерә. Телевизор экраныннан тормыштан әзерне генә көтеп торуны, көч куллануны һәм рәхимсезлекне пропагандалау, бернинди проблемасыз яшәү тәэссораты тудыру яшьләргә аеруча начар йогынты ясый. Шушы көннәрдә Сабай авылы Мәдәният йортында «Өмет» һәм «Бүздәк яңалыклары» газеталары редакцияләре инициативасы буенча Бүздәк почтамты ярдәмендә газета укучылар белән оештырылган очрашуда боларның барысы турында да хәвефләнеп сөйләделәр. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
| << Начало < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 Следующая > Конец >>
|
|
Мәчетебез |
|

Мәчет төзелешендә үз ташыңны сал!
Религиозная организация № 1942
Махалля с. Сабай Буздякского района РБ
ИНН 0216003981, р/с 40703810600810000044
Учреждение банка филиал ОАО «УралСиб» в г. Уфа
БИК 048073770 к/с 30101810600000000770
|
|
|
|
әлеге вакытта |
Сайтта кунаклар 5, On-line кулланучылар: |
|
статистика |
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780
|
|