Башлангыч бит итәргә

 

 

 

 

 

 

Меню
Беренче бит
Яңалыклар
Татар авыллары
Авыл сайтлары
Тарих
Мәчетебез
Авыл хакимияте
Авылдашлар
Мәктәп
Фотокүргәзмә
Мәдәният
Кунак китабы
Әнгәмә / форум
Сайтка яңалык өстә!
Нигә, ничек?
Бушлай СМС җибәрү

Мегафон

МТС

Билайн 

Теркәлү / регистрация
Кулланучы / пользователь

Пароль

Мине истә калдырырга / запомнить меня
Пароль онытылган / забыли пароль?
Сез язылмагансыз / вы не зарегистрированы? Язылу / регистрация
Телем, динем, милләтемне-саклый Татар авылы!

Әлеге интернет сәхифә, ямле Идәш елгасы буенда урынлашкан Идәшбаш, Тугай, Хәҗимән, Шыгай, Кызыл яр, Сабай, Яңа Шыгай, Үрнәк, Кабыккүпер, Карамалы авылларына, ошбу авылларда яшәгән, ошбу авыллардан чыккан, авылларын яраткан кешеләргә  багышлана.

Сабай сайтына хәбәр җибәр!Тәкъдимнәрегезне, сайтка бастырырлык яңалык, мәглүматләрегезне, фотоларыгызны,  iskesabai@mail.ru электрон почта адресына юллагыз!

 






iskesabai.ru интернет sәхифәsенең фотокүргәзмәсендәге фотосүрәтләрне сокланып карап , билге куеп, фикерегезне язып калдырырга онытмагыз һәм үзегезнең фотоларыгызны да күргәзмәгә кертегез !












«TATSHOP» татар интернет кибете! Өйдән чыкмыйча, туган телебездә китаплар, CD, MP3 форматларында төрлечә җырлар, DVD форматында караоке, клип, кино һәм мультфильмнар! Заказны компютердан ясыйсың һәм көтәсең! Атна-ун көндә, сайланган әйбереңне почта хезмәте китереп тә җиткерә! Барда уңайлы һәм тиз!






Яңалыклар
09.05.2009 - Татар халкы Бөек Ватан сугышында.

1941- 1945 елларда булган Бөек Ватан сугышында татарлар батырларча сугышып күп корбан китергән халык булып тарихка керде. Советлар Союзы Геройлары исемлегендә татарлар алдынгылардан, 170 татар кешесе – Советлар Союзы баһадиры исеменә лаек булдылар, ә 70 мең татар сугышчан бүләкләргә лаек булдылар. Менә Маршал Говоровның татарлар турындагы фикере: “Воины - татары на полях сражений проявляли лучшие качества народа – великую любовь к родине, ненависть к врагу, презрение к смерти во имя победы, мужество и храбрость, выносливость  и умение переносить любые трудности и лишения.”

 

 

(0 комментарий) Тәфсилләбрәк...
29.04.2009 - Сабайда бәйрәм концерты

Рушат Мөдәрисов конөерт белән туган авылы Сабайда!1 май көнне (җомга) Сабай авылы мәдәниять сараеның зур залында, авылдашыбыз, Башкортостанның атказанган артисты, Уфа татар дәүләт Нур театры актеры Рушат Сәлих улы Мөдәрисовының, авылдашларына, көтеп алган ямле язга багышланган “Күңелемдә язлар гына” дигән иҗат кичәсе уза. Кичәдә авылдашыбызның иҗади дуслары катнаша. Бәйрәм башлану вакытын авылда ишетерсез J. Керү хакы бушлай.

Белешмә өчен телефон, 8 (34773) 27-5-40

(8 комментарий) Тәфсилләбрәк...
25.04.2009 - Безнең «Тормыш»та барысы да әзер!

Газизҗан Бикбулатов. Мәкәләне ачарга, фотога бас!Хуҗалыкның үсемлекчелектә генә түгел, авыл хуҗалыгы производствосын оештыруда да зур тәҗрибә туплаган баш агрономы Газизҗан Бикбулатов нәкъ менәшул турыда сөйли. 

Быел мул  уңыш алу өчен биредә нәрсәләр эшләнәӘңгәмәне шушы сораудан башладык.                                                       

(1 комментарий) Тәфсилләбрәк...
17.04.2009 - Жанрны үстергән өчен

Фотоны зурайтыргамы? Тычкан бел?н бас!Сабай курчак театры «Йолдызлы юл» фестивалендә җиңүче булды! 27-28 мартта Октябрьский шәһәрендә балалар-үсмерләр иҗат коллективларының Халыкара театр көненә багышланган  «Йолдызлы юл» («Звездная дорожка») республика фестиваль-конкурсы булып үтте. Конкурс өч этаптан торды. Беренче этапта видеоязмалар  ярдәмендәсайлап алу туры булды. Конкурста Башкортстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, хәтта күрше Татарстаннан да барлыгы 20 коллектив катнашты.

 

(2 комментарий) Тәфсилләбрәк...
13.04.2009 - Нурлы Казан! Моңлы Казан!

Энҗе Ихсанова КазандаКайсыбызның гына татарның бишеге булган мәшһүр Казанны күрәсе килми икән?! Миндә дә бу хыял балачактан ук яшәде. Ниһаять, хыялым тормышка ашты. Миңа төбәкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашу өчен Казанга бару бәхете тиде.

 

 

(7 комментарий) Тәфсилләбрәк...
09.04.2009 - Алтын туегыз котлы булсын!

Латыповлар. Иске Шыгай авылыИске Шыгай авылында гөмер итуче Фәнил hәм Нәҗибә Латыйповларның матур бәйрәмнәре - алтын туйлары белән кайнар котлыйбыз!

 

(1 комментарий) Тәфсилләбрәк...
07.04.2009 - Күңелендә яз гына

Рушат Мударисов, иҗат кичәсе. Мәкәләне укырга, фотога басБүздәк җире туган якларын данга күмгән күренекле ыруларга, иҗади шәхесләргә бай. Хөсәен Кудашев, Зәкия Арсланова, Зәйтүнә Насретдинова, Гүзәл Сөләйманова, Абдулла Гыйлаҗев—бу сәхнә осталарының исемнәре барысына да яхшы таныш. Театр сәхнәсендә чагу образлар тудырып, иң югары исемнәргә һәм бүләкләргә лаек булдылар алар. Яшьләрнең аларның сафын тулыландыру өчен ышанычлы адым ясаулары сөендерә. Алар арасында Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты Рушат Мөдәрисов та бар. Башкортстанның иҗат күгендә янә бер якты йолдыз калкып чыгуына бик шатбыз.

(0 комментарий) Тәфсилләбрәк...
17.03.2009 - 4 апрель көнне Рушат Мөдәрисовның иҗат кичәсе

Зурайтырга фотога бас!4 апрель көнне 19:00 сагатьтә, Уфа татар дәүләт "Нур" театрының зур залында, авылдашыбыз, Башкортостанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисовның  “Күңелемдә язлар гына” дигән иҗат кичәсе узачак. Бәйрәмдә "Нур" театры актерлары, Рушатның курсташлары (Башкорт дәүләт мәдәниять академиясенең беренче татар группасы чыгарылышы артистлары) һәм иҗади дуслары, Башкортостанның танылган җырчылары һәм артистлары катнаша. Концерт 19:00 башлана.

 

Кичәне сәхнәгә әзерләде режиссер Айрат Абушахманов, кичәнең рәссамы Дмитрий Хильченко.

 

Билетлар “Нур” театры кассаларында сатыла. тел. 248-95-33. Бәйрәмгә рәхим итегез!

 

(17 комментарий) Тәфсилләбрәк...
03.03.2009 - Ренат Шарипов истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышы

Фотоны зурайтырга, тычкан белән басБыел Р.Шәрипов истәлегенә багышланган традицион чаңгы узышларын аның туган авылында үткәрү аеруча кызыксыну уятты. Шуңа күрә узган шимбәдә Сабай авылында ярышларга мәктәпләрдән, авыл биләмәләреннән, предприятиеләрдән килгән катнашучылар гына түгел, бу шәхеснең күпсанлы дуслары, элекке хезмәттәшләре җыелды. Алар Р.Шәрипов исемендәге мәктәп белән таныштылар, аның хакында материаллар тупланган музейны карадылар.    

(6 комментарий) Тәфсилләбрәк...
01.03.2009 - Татар авыллары. Османиә. Видео

Османиә. Дингә юл. Тапшыруны карарга, сылтамаларга басыгыз."Татарстан-яңа гасыр" телевизион каналында, 28 февраль көнне күрсәтелгән "Османиә. Дингә юл" исемле тапшыруны тәкъдим итәбез. 1892 елда, патша дәүләтенең дини җәберләүләренә түзә алмыйча, Ырынбур астында урынлашкан Османиә исемле татар авылы, күңел иреге эзләп Төркиягә күченеп китә. Тапшыру 3 бүлектән тора. Астагы сылтамаларга басып, тапшыруны карагыз.

 Беренче өлеш.              Икенче өлеш.              Өченче өлеш. 

 

(2 комментарий) Тәфсилләбрәк...
25.02.2009 - ТНВ каналында бер татар авылының язмышы

1892 елда көчләп чукындырудан качып, дәүләт җәберләүенә түзә алмыйча, Ырымбурдагы Османиә авылы Төркиягә күченеп китә. Бер төн эчендә, бөтен авыл урыныннан кузгалып, көньякка юл тота. Шул халыкның нәсел-нәсәбе әлеге көндә Төркия җөмһүриятенең Искешәһәр каласы янында яшиләр.

(1 комментарий) Тәфсилләбрәк...
24.02.2009 - Сабай-Казан юллары

Арттагы рәттә сулдан уңга: Алсу, Энҗе, алдагы рәттә: Айназ, Света, Гүзәлиә Бүген, Казан шәһәреннән яхшы хәбәр килеп җитте. Татарстан республикасының башкаласында үткәрелгән татар теле һәм әдәбияте буенча олимпиадада, Башкортостан укучылар командасы беренче урынны яулады! "Татар теле” буенча 10 класслар арасында беренче урынны безнең авылдашыбыз Энҗе Ихсанова, ә өченче урынны Әмир авылы кызы Светлана Гыйләҗева алды! Куанычлы, зур җиңүләре белән без якташларыбызны ихлас тәбрик итәбез!

 

(3 комментарий) Тәфсилләбрәк...
23.02.2009 - Р. Шарипов исемендәге чаңгы ярышы

Олы буа өстендә чаңгы юлы

Игътибар, игътибар, игътибар!

  

28 февраль көнне 11 сәгаттә,  Сабай авылы сабантуй мәйданында, танылган авылдашыбыз,  Ринат Әмир улы Шәриповның якты истәлегенә багышланган чаңгы ярышы үткәрелә.

 

(4 комментарий) Тәфсилләбрәк...
19.02.2009 - Депутатлар бүләге

Сабай мәктәбеБезнең Сабай мәктәбендә 119 укучы белем ала. Мәгълүм булуынча, ул якташыбыз Ренат Шәрипов исемен йөртә. Безне белем дөньясына алып керүгә укытучыларыбыз зур көч сала. Укучылар исә, үз чиратларында, район һәм республика олимпиадаларында уңышлы катнашып, тирән белемгә ия булуларын призлы урыннар белән раслыйлар.          

(0 комментарий) Тәфсилләбрәк...
11.02.2009 - Таулар өстендә Азан

Тауларда Азан1986 елның декабрь аеның бер көне бик нык хәтеремдә. Шул көнне мин татар халкының легендар улы, Гражданнар хәм Бөек Ватан сугышының зур хәрби җитәкчесе, Якуп Җангир улы Чанышев белән очраштым. Мәскәү урамнарында шул тиклем суык иде, хәтта салкыннан таш чатный кебек иде. Ә Чанышевның алтынчы катта урнашкан иркен фатирында җылы иде. Чәй артында без бик озак сөйләшеп утырдык.

 

 

(4 комментарий) Тәфсилләбрәк...
31.01.2009 - Мәчет төзүнең 4 нче сезонына әзерләнү башланды!

Сабай мачете2009 елның 29 нчы январендә Уфа шәһәрендә мәчет төзү буенча чираттагы җыелыш үтте. Җыелышта Сабай һәм Иске Шыгай авылларыннан 9 кеше катнашты.Җыелышта бу елның язында манараны күтәрергә кирәк дигән карар кабул ителде. Белегүезчә, 2008 елның декабрь аенда мәчет манарасының нигезе салынып куелган иде.

(2 комментарий) Тәфсилләбрәк...
<< Начало < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 Следующая > Конец >>

Мәчетебез

Фотога басып хәйриятчеләр исемлеген кара. Синең исемең анда бармы?

Мәчет төзелешендә үз ташыңны сал!

Религиозная организация № 1942
Махалля с. Сабай Буздякского района РБ
ИНН 0216003981, р/с 40703810600810000044
Учреждение банка филиал ОАО «УралСиб» в г. Уфа
БИК 048073770 к/с 30101810600000000770

 

әлеге вакытта
Сайтта кунаклар 5,
On-line кулланучылар:
фотокүргәзмәдә
статистика
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780
мини-чат

Тататрча интернет кибет. Их яхшы җырлар, клиплар, иң яхшы китапларны, өйдән чыкмыча гына сатып ал! Тычкан белән сүрәткә бас!

Berence on-line tatar-rus-tatar suzlege

Бөтен татар матбугаты сайты

Рәсәй Федерациясе Оборона министырлыгының Бөек ватан сугышында югалтулары турында магълүмәт җирлеге (информацион базасы). Сүрәткә бас!

Буздәк яңалыклары

Б?тендонъя татар серверы




Сайт деревни Сабай Республики Башкортостан
© 2007 Иске Сабай авылы.
 


РЕКОМЕНДУЕТСЯ
ремонт квартир спб
адвокаты Казань
Статьи о НЛО. НЛО, призраки.