|
|
|
|
|
Бушлай СМС җибәрү |
|
Мегафон
МТС
Билайн |
|
|
|
|
Телем, динем, милләтемне-саклый Татар авылы! |
Әлеге интернет сәхифә, ямле Идәш елгасы буенда урынлашкан Идәшбаш, Тугай, Хәҗимән, Шыгай, Кызыл яр, Сабай, Яңа Шыгай, Үрнәк, Кабыккүпер, Карамалы авылларына, ошбу авылларда яшәгән, ошбу авыллардан чыккан, авылларын яраткан кешеләргә багышлана.
|
Яңалыклар
|

Таңнан төнгәчә
Тугай мәктәбе төзелешендә ташчылар, балта осталары һәм башкалар нәкъ менә шундый режимда эшлиләр. Объект аеруча әһәмиятле. Июль башында республиканың көнбатыш районнарында эш сәфәре вакытында биредә булып киткән Башкортстан Президенты М.Г.Рәхимов та нәкъ шуны ассызыклады. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Аларның матур тормыш турында хыялларын үлем тәррәкиәте (прогресс, индустриализация) яндырды. Ул аларның иң якын кешеләрен, ата-аналарын, балаларын, туганнарын һәм дә ки саләмәтлекләрен, тормышларын талап алды. Бу күз алдына китермәслек хәл түгел икән, бу - вакытның әче дөреслеге. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Башкортостанның атказанган артисты, “Нур” татар дәүләт театры актеры, авылдашыбыз Рушат Мөдәрисовның кызы – Алина Мөдәрисова бүгеннән Казан дәүләт сәнгать училищесының талибәсе булды.
(5 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булган саен, анда эшләүчеләрнең борчулы йөзләрен күрергү туры килү. Аларның күпләре, яңгыр сорап, Ходай Тәгаләгә ялваралар.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Алтын Урда чорында Гөлстан дип аталган шәһәр булганлыгы турында тарихта аз гына мәгълүмат бар. Гасырлар үткән, шәһәрләре җимерелгән, әмма тарихи үзаң барыбер сакланып калган. Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте республикада балалар өчен җәйге дини аланнар булдырды. Бу эшнең башында «Гөлстан» дип аталган мәдрәсә тора. Бүгенге көндә алты мәчете булган Шыгырданда урнашкан бу мәдрәсәдә үзендә дә белем бирү туктап калмады.
(0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
4 июль көнне Башкортостан республикасы президенты М.Г. Рахимов Тугай авылы мәктәбе төзелеш барышын карарга килде.
(1 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
"Тормыш" хуҗалыгында киләсе уңышның ныклы нигезе салынды. Бертеклеләр ике меңләп гектарда үстерелә, шуның 500 гектарын арыш били. Шикәр чөгендере 250 гектарда игелә, силоска тәгаенләнгән кукурузга
50 гектар
бирелде. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Сулда, үткән гасырның 30 еллар уртасында төшерелгән фото (зурайтырга, тычкан белән басыгыз) Таушалып беткән фотосүрәттән безгә Иске Шыгай кешеләре, “Тормыш” колхозы әгзалары карап торалар. Алдагы рәттә, сулда беренче Әхмәтов Гәделша, фотосүрәттәге калган кешеләрнең исемнәре билгесез. Картинәй, картәтәйләрегезгә күрсәтегез, бәлки белгән кешеләрен танырлар. (3 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Авылыма тагын кайтам әле,
Эшләнмәгән бик күп эшләрем бар.
Авылымның ялан, кырларында,
Сыналмаган әле көчләрем бар.
Туган якның тәмле саф һавасын,
Киңсуларга тагын кайтам әле.
Соң әле бит хозур табигатьнең,
Матур дөньясының шашкан мәле!
Ничек кайтмыйм, туган авылымда,
Cагынырдай якын кешем барда.
Улын көтеп тәмам гаҗиз булган,
Бердәнберем минем—әнием анда.
1988, июнь. (6 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Безнең районда бай тарихлы авыллар байтак. Каран, Түреш, Күзәй, Килем, Таулар һәм дә инде Сабай да тирә якка танылган авыллар.
Бу авыллар арасында Килем авылы аерылып тора, чөнки бүгенге көндә Килем авылы Башкортостан республикасында татар халкының тарихи-мәдәни үзәге булып санала. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
23.06.2009 -
Сабантуй-2009
|
|
Тырышып эшлә - рәхәтләнеп ял ит.
Сабантуй - язны һәм җәй башын, башкарылган эшкә йомгак ясау мәлен гәүдәләндерүче бәйрәм. «Тормыш» агрофирмасы хезмәтчәннәренең исә горурланырдай эшләре байтак. Мал кышлату уңышлы тәмамланды, язгы кыр эшләре яхшы әзерлек белән оптималь срокларда, барлык агротехник таләпләрне үтәп башкарылды, тигез шытымнар күз явын алып утыра. Шуңа да тормышлылар хезмәт, мәдәният, спорт бәйрәмен үткәрүгә җентекләп әзерләнгәннәр һәм үткән җомгада рәхәтләнеп күңел ачтылар. (2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Тынгысыз аксакал
«Тормыш» авыл хуҗалыгы предприятиесенеңИске Шыгай машина ихатасына механизаторлар бик иртәкиләләр. Аеруча язын һәм урак чорында, һәр сәгать санаулы булганда иртәлиләр алар. Әмма Иске Шыгайныңиңхөрмәтле кешеләренеңберсе булган аксакал Фәнил Харисович Латыйпов бирегәбарысыннан да иртәрәк килә.
(3 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|

Яшьләргә таянып. Илгиз Әхмәтшинның Русия армиясе сафларында хезмәт итеп кайтуына әлләни күп түгел әле. Ул хезмәт иткәндә алынган сөенечле хәбәрләргә шатланып бетә алмады туганнары. Бүген Илгиз «Тормыш» агрофирмасы басуларында уңышлы эшли. Бөртекле культураларны тәү тапкыр үзаллы чәчә ул.
(5 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
Шушы көннәрдә Хәҗимән авылында, "Тормыш" хуҗалыгы җитәкчесе Фәнүз Фаяз улы Корбангалиев һәм Сабай авыл советы хәкимияте хәстәрлегендә, күәтле экскаваторлар ярдәмендә өч буа буылды.
(9 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
|
27.05.2009 -
Ак юл сезгә!
|
|
2008-2009 уку елы тәмамланды. Сабай мәктәбен 19 кыз һәм егет тәмамлады. Бүгенге мәктәпкә белем бирү генә түгел, үсеп килүче буынны һәрьяклап үстерү бурычы да йөкләтелгән. Урта мәктәпне тәмамлаучы заман таләпләренә җавап бирергә: максатка омтылучан, әхлак, социаль принципларныңдөресен һәм һөнәр сайларга сәләтле булырга тиеш. Ул киңбелемле, зирәк булырга, базар һәм мәгълүмат технологияләре шартларында яши белергә, шулай ук дөнья халыкларыныңмилли мәдәниятенәхөрмәт белән карарга, туган телен һәм үз халкы мәдәниятен белергә бурычлы. (0 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
Яшьләр татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итмәкче
“Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы Русиядә татар теле икенче дәүләт теле статусына ия булуын яклап, имза җыю эшен башлады. Әлеге имзалар Русия Дәүләт Думасына юлланачак.
“Татар теле – дөнья һәм ана теле” дип аталган имза җыю чарасы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында уза. Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Руслан Айсин әйтүенчә, инде Русия төбәкләрендәге татар яшьләре иҗтимагый оешмаларына хатлар җибәрелгән һәм имза җыю эше башланган. (2 комментарий)
Тәфсилләбрәк...
|
|
|
|
| << Начало < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 Следующая > Конец >>
|
|
Мәчетебез |
|

Мәчет төзелешендә үз ташыңны сал!
Религиозная организация № 1942
Махалля с. Сабай Буздякского района РБ
ИНН 0216003981, р/с 40703810600810000044
Учреждение банка филиал ОАО «УралСиб» в г. Уфа
БИК 048073770 к/с 30101810600000000770
|
|
|
|
әлеге вакытта |
Сайтта кунаклар 5, On-line кулланучылар: |
|
статистика |
Кулланучылар / Пользователей: 100
Булган кунаклар / всего посетителей: 369780
|
|